Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда ана телен укыту конференциясе узды


Конференциядә күтәрелгән иң төп тема – ана телен укытуның актуальлеге, укытучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү. Конференциядә татар, башкорт, мари теле укытучылары, мәктәп директорлары, югары уку йортлары белгечләре катнашты. Шулай ук бирегә губернатор хакимияте вәкилләре, төрле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылган иде.

Конференциядә татар, башкорт, мари теле укытучылары, мәктәп директорлары, югары уку йортлары белгечләре катнашты. Шулай ук бирегә губернатор хакимияте вәкилләре, төрле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылган иде.Бирегә губернатор хакимияте вәкилләре, төрле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Русиядә татарлар өчен милли мәгариф үстерү проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Свердловски өлкәсендә, мәсәлән, татар теле дәрес буларак татар авыллары мәктәпләрендә генә, атнасына 1-2, бик сирәк авылларда гына 3 сәгать укытыла. Югары Пышма шәһәрендә инде ун ел татар якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Өлкәнең башка шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре ачыла бара, ябыла бара. Бу хәлнең сәбәбен матди нигез булмау һәм үзләре дә ана телен югалткан ата-аналарның балаларны туган телгә өйрәтергә теләге юклыгы белән аңлатучылар байтак.
Туган телне белү балага комачаулык итәрме? Урыс телендә югары белем алу өчен баласын татарча укытудан баш тартучы ата-ана йөрәк парәсен нәрсәдән мәхрүм итә? Күренекле язучы, татар җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмованың Свердловски өлкәсе авылларының берсендә халык белән очрашкан чагында әйткән сүзләре тирән уйга калдырырлык.
Тел мәсьәләсенә килгәндә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга үзләреннән башка беркем дә ярдәм итмәячәк. Русия дәүләте татар һәм башкорт мәктәпләрен саклап калу өчен омтылмаячак. Шуны аңлап эш итсәгез иде. Татар телен саклап калу һәр гаиләгә, һәр нәселнеңүзенә кайтып кала. Бүгенге көндә мин саф татар авылларында русча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шаклар катам. Тел белән бергә татар рухы югалды авылларда, милли горурлык югалды. Татар булу белән горурлану өчен үз тарихыңны яхшы белергә кирәк. Әгәр дә сез тарихыбызның- нинди бөек, фаҗигале икәнлеген аңласагыз, телебезгә, динебезгә ябышып ятар идегез, - диде ул.
Чынлап та, авылларда үзара рус телендә аралашу тенденциясе күзәтелә башлады. Өендә әбиләре булган татар телле сабыйлар да мәктәпкә килү белән үз телен югалта. Аракай авылының элеккеге мәктәп директоры Әкрәм ага Нигъмәтҗанов бу турыда болай ди:
Беренче класска килгәндә “папа”, “мама” сүзләренең ни икәнлеген дә белмәгән балаларның төп энергиясен русча укытырга юнәлтеп, без, укытучылар телдән яздырабыз балаларны. Янәсе, киләчәктә рус мәктәбенә барасылары бар дип ата-ана курка. Шуның белән белем дәрәҗәсен дә төшерәбез. Үз телендә укып чыккан нинди бөек кешеләр бар милләтебездә. Бер-ике генә мисал китерсәк, Равил Сәгъдиев, Фәрит Сәйфелмөлековны алыйк. Күренекле сәяси күзәтүче Фәрит Сәйфелмөлеков, чын татар мәктәбендә укып чыкса да, сандугач кебек сайрый иде рус телендә. Бары тик рус телен яхшырак укытырга кирәк. Үз телебез дә сакланып калыр шул чакта.
Ана телендә уйлап, белем алучы бала башка телләрне, шул исәптән, рус телен дә яхшы үзләштерә алыр иде. Моның өчен тел укытучысының һөнәри осталыгы, ягъни компетентлыгы булу бик мөһим.
Бу фикерне хуплаучылар белгечләр арасында да байтак. Бу көннәрдә Свердловски өлкә мәгариф үстерү институты гомуми белем бирү мәктәпләрендә ана телен укыту проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырган иде. Конференциядә күтәрелгән иң төп тема – ана телен укытуның актуальлеге, укытучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү. Конференциядә татар, башкорт, мари теле укытучылары, мәктәп директорлары, югары уку йортлары белгечләре катнашты. Шулай ук бирегә губернатор хакимияте вәкилләре, төрле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Мәгариф үстерү институты җитәкчесенең беренче урынбасары Вера Почечихина әйтүенчә, институтта бу юнәлештә методист Зәйтүнә ханым Шәймөхәммәтова җитәкләгән тулы бер бүлек эшли. Бу бүлек ана теле укытучыларының белемнәрен күтәрү буенча семинарлар оештыра, олимпиадалар, укытучылар арасында бәйгеләр уздырып тора, өлкә буйлап тәҗрибә эш мәйданчыклары булдырылган, гомумән, “телле шәхес”ләр тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Вера ханым фикеренчә, баланың туган телне, мәдәниятны белүе бик мөһим.
Мари мәдәни үзәге җитәкчесе Сергей Никитин конференциядә ясаган чыгышында төрки телләр нигезе булып саналган татар телен өйрәнүне Свердловски өлкәсендә дәүләт нигезенә салырга кирәклеген әйтеп, татар теленә зур киләчәк юрады.
Конференциядә катнашучы губернатор хакимияте вәкиле Марина Чащина яз башында губернатор катнашында булып узачак Консультатив Шура киңәшмәсенә ана телен укыту буенча тәкъдимнәр әзерләргә чакырды.
Конференциядә, пленар утырыштан тыш, үзара тәҗрибә уртаклашу, кайбер гомуми белем бирү мәктәпләренең аерым программаларын тәкъдим итү кебек файдалы түгәрәк өстәлләр оештырылды. Мәгариф үстерү институты методисты Зәйтүнә ханым Шәймөхәммәтова әлеге чараны ана телен укытуны үстерү буенча бик зур әһәмияткә ия дип белдерде.
Конференциядә катнашучылар ана телен укытучыларның һөнәри осталыгын, компетентлыгын камилләштерү, тел өйрәнергә теләүчеләр өчен яшенә карамастан өстәмә курслар оештыру, мәктәпләрне кирәкле дәреслекләр, китаплар белән тәэмин итү өчен милли оешмалар белән бергәләп эшләү кирәк, дип таптылар.
XS
SM
MD
LG