Башкортстан 2-нче март булачак сайлауларга әзерләнә. Бу атнада “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау штабы төзеләчәк. Штаб җитәкчесе кем булыр — әлегә билгеле түгел. 2-нче декабрь узган Русия дәүләт думасына сайлауларда аны республика Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән иде. Бу сайлауларда ул булырмы, яки Хәбиров эшеннән алынырмы - ачык түгел. Эш шунда, соңгы көннәрдә Радий Хәбировның эшеннән алыначагы турында хәбәрләр таралды.
Башкортстан парламентына барлыгы 120 депутат сайланачак, бүген бу урынга 647 намзәт дәгъва итә. Алар арасында шактый зур түрәләр дә бар. Мәсәлән, дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев, “Башнефть” башы Урал Рәхимов, “Башэнерго” башы Николай Курапов, Халык шагыйре Равил Бикбай, биш югары уку йорты ректоры бар. Намзәтләр арасында пенсионерлар, эшкуарлар, студентлар да бар. Бер намзәт югары белемгә дә ия түгел, авыл механизаторы.