Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Алмания журналистын кыйнаганнар


Казакъстан башкаласы Астанада Алманиядән булган журналист Марус Бенсман каты кыйналга һәм талаганган. Бу якшәмбегә каршы төндә була. Журналистны иртән урамда табып алалар. Ул төне буе салкында ятып чыккан. Аның бите һәм башы җәрәхәтләнгән һәм шулай ук аяк-куллары эшегән.

Маркус Бенсман күп тапкырлар Алмания массакүләм мәгълүмат чараларында Урта Азия проблемалары турында мәкәләләр бастыра. Шул исәптән 2005нче елны Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендәге канлы бәрелешләр хакында да яза.
XS
SM
MD
LG