Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарлы Мәрбия Сафина Хаҗда нинди хисләр кичергән?


Мәрбия Сафина
Мәрбия Сафина

Мәрбия Сафина хатын- кызларыбызга дин сабаклары бирә, подъезда гөлләр үстерә, милли киемдә йөри, татарлыгын, динебез Исламны олылап яши.

Һәр елны Самар өлкәсеннән Хаҗ кылырга йөзләгән кеше бара. Нинди генә һөнәр ияләре бармый динебез ислам мәркәзенә. Булачак хаҗилар матди яктан төрле даирә кешеләре. Бер катлам Хаҗга баручылар өчен акча проблемасы бөтенләй юк, икенчеләре сәяхәткә акчаны уртача авырлыкта җыя, ә менә бер катламы гаҗәеп кыенлыклар кичереп, үз максатларына ирешәләр. Шундыйларның берсе – Мәрбия ханым Сафина.
Мәрбия ханымның ире заводта гади эшче, олы улы гаиләле, мөстәкыйль тормыш алып бара, кече улы – мәктәп баласы. Үзе хатын- кызларыбызга дин сабаклары бирә. Үзе яшәгән биш катлы подъезда гөлләр үстерә. Миллионлы шәһәр буйлап милли киемендә йөри.Тәртибе, шөгеле, гамәле белән татарлыгын, динебез Исламны олылап яши.
Мәрбия ханым Хаҗга озак әзерләнде, Фәүзия Бәйрәмованың Хаҗ турында язган китабын кат-кат укып чыкты. Минем дә беренче соравым аңа:
-Мәккә туфрагына беренче баскач, ниндиерәк хисләр кичердегез?
-Аллаһы Тәгаләгә шундый шөкераналар кылдым, шундый бәхетләр биргән өчен Хаҗга барырга, кайткач ашап-эчеп торырлык мал биргән өчен. Мәккә шәһәренә килеп кергәч, кайнар күз яшьләренә буыласың. Әйтә торган сүзләреңне әйтә алмыйсың. Ий, Аллаһы Тәгалә! Мин лаекмы шул пакъ җиргә аяк басырга? Шушы җирләрдә пәйгамбәребез җирләнгән. Алар шунда гомер иткәннәр, тормыш иткәннәр. Мәккә җирләрен үз күзең белән күреп кайткач, күңел тагын шул якларга юллана. Ашарга да кирәкми кебек, кием дә кирәкми кебек. Нәрсә бар шуның белән канәгать булып яшәп, тагын Мәккә - Мәдинә туфрагына аяк басасы килә.
Сез миллионлаган мөселманнар арасында булдыгыз. Нинди хисләр, тойгылар уята мөселман мохите?
Ап-ак киенгән халыкның милләтенә игътибар итмисең. Яшәгән гомереңнең узганында кылган гонаһларың искә төшә. Ходайдан гафу сорыйсың. Күзең мәңгелеккә йомылгач, киләсе җаваплар турында уйландым.
Мәккә- Мәдинәдә йөргәндә ир, балалар истән чыгамы?
Анда һәрвакыт ахирәтне генә уйлыйсың. Тәүбәгә киләсең. Вәгазь тыңлыйсың. Коръән укыйсың.
Анда үлеп калсаң, кызгану хисе бармы?
Үзеңнән соң артыңнан догачы балалар калса, үлем үкенечле түгел. Үлемнән курку бөтенләй юк.
Бүгенге шартларда Самар татар хатыннары дингә кереп китү буенча ниндиерәк биклектә торалар?
Урталыкта. Гәҗитәләребез чыга. Мәчетләребездә дәресләр алып барыла. Мәчетләребезнең ишекләре ачык. Болар барчасы да Ислам диненә куәт бирә. Бүген мөмкинчелегең булса, Хаҗны икенче елга калдырырга ярамый. Хаҗда гыйбрәт күп.
XS
SM
MD
LG