Мәскәү - Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Косовоның бәйсезлек игълан итүе - Русиянең Абхазия һәм Көньяк Оссетиягә карата сәясәтен үзгәртмиячәк, дип белдерде. Матбугат очрашуы вакытында ул, Косовоның бу адымы - аерылып чыгарга теләгән башка төбәкләргә үрнәк булачак, диде.
"Кайберәүләр Русия Косовоның бәйсезлек игълан итүен теләми кебек күренә, чынлыкта исә - моның шулай булачагын көтеп ала алмый, аннары күршедәге барысын да таный башлыячак, дип уйлый. Русия сәясәтен аңламауда моннан да зуррык ялгышлык була алмый. Русиянең бер кайчан да, Косово бәйсезлеген игълан иткәч, Русия Абхазия һәм Көньяк Оссетияне таныячак дип әйткәне булмады."
Косовоның албан җитәкчелеге бәйсезлекне алдагы атналарда игълан итәчәкләрен белдерде. Лавров, низагъны халыкара канун кысаларында чишергә кирәк, диде.