Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар Ауропа мәхкәмәсенә чыгарга уйлыйлар


Чаллыда яшәүче Фаик Таҗиев, Мөнир Ситдыйков, Рафкат Сагидуллин шикаятьләрен Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсенә узган елның август аенда җибәрәләр. Аларның шикаяте инде алда әйтелгән 6-нчы сыйныф өчен Преображенский һәм Рыбаков тарафыннан әзерләнгән, тарих китабы белән бәйле. Бу китапны Русия мәгариф һәм фән министрлыгы раслап, мәктәпләргә тарата. Мәхкәмәгә бирүчеләрнең нәрсә белән риза булмауларын исегезгә төшерәм. Алар шушы уку китабында тарихи яктан дөрес булмаган вәзгыять тарихи вакыйгалар берьяклы гына күрсәтелә дигән фикердә. Ягьни, урысларның гына данлы, көчле, шөһрәтле халык булуы сүрәтләнә. Ә менә татарлар әлеге “Ватан тарихы” китабында кыргыйлар, кансызлар, хәтта кеше ашаучылар буларак күрсәтелә. Татарларның учакта кеше кыздыруларын сүрәтләгән рәсем дә бирелгән. Русия мәктәпләрендә кулланышта булган шушы тарих китабын Таҗиев, Ситдыйков һәм Сагидуллин мәгариф системасыннан һәм сатудан алуны таләп итәләр. Мәскәү мәхкәмәсе әлеге шикаятьне карауны 2 тапкыр кичектерде һәм менә 22 гыйнварда Тверь район мәхкәмәсе аларның таләбен кире какты. Мәхкәмәгә шикаять бирүчеләрнең берсе, Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев, “Без Мәскәүгә барып сандугач булып сайрасак та, нәтиҗә шундый булыр иде, диде “Азатлык” радиосына:
Әлбәттә, Тверь район мәхкәмәсе безнең шикаятьне канәгатьләндермәде. Без бүтән нәтиҗә көтмәдек тә. Чөнки Русиядәге мәхкәмә хәләтен яхшы беләбез, бигрәк тә милләтара мөнәсәбәтләрдә. Моңарчы милли нигездәге шикаятьләр канәгатьләндерелмәде, дип саныйм. Безнең Мәскәүдә ышаныч кәгазе биргән вәкилебез бар, шуның аша эшлибез. Чаллыдан өчебез дә барган булсак та, мәхкәмә карары шул ук булыр иде. Алга таба Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә шикаять биреп, анда да таләп үтәлмәсә, Ауропа мәхкәмәсенә чыгарга уйлыйбыз.
Фаик Таҗиев, Мөнир Ситдыйков, Рәфкат Сагидуллин шикаятендә мондый юллар да бар. “Ватан тарихы” китабында шушы “Ватан” территориясендә яшәгән башка милләтләр хакында материаллар юк. Моннан, башка халыкларның тарихы өйрәнүгә лаек түгел, яки Русия урыслар өчен генә булып кала.
Чаллылар, китапны мәгариф системасыннан алдыру белән бергә, уку әсбабындагы татарларга кагылышлы язмаларны “Мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме укыту” дигән журналда кире кагуны таләп итә. Шулай ук алар рухи зыян өчен һәрберсенә 5 млн. сум акча сорый.
XS
SM
MD
LG