Бу хакта башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов белдерде. Казанның балалар баш табибәсе Гөлсинә Хуҗиева әйтүенә караганда, нарасыйларын озак имезгән әниләргә, химаячеләр табылса, бүләкләр дә биреләчәк.
“Бәләкәй бала өчен күкрәк сөтенең иң кадерле ризык икәнлеген бүтән бөтен әти-әниләр белсеннәр”,-диде әлеге гамәлнең максаты турында Хуҗиева. Бүгенге көндә Казанда бала табучыларның дүрттән бере баласын 3 айга кадәр имезә дә аннан соң, ясалма сөткә күчә.
“Ялкаулык та бар. Төнлә торырга кирәк, күкрәген юып баланы имезергә кирәк”, дип Казанның балалар баш табибәсе, имезмәү сәбәпләренең берсен атады.
Билгеле булганча, хатын-кыз бәбиләгәч, гаиләдә акча табу ир җилкәсенә генә калганга, Русиядә яшәүче гади халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән булганга, күпләр баласын күкрәк сөтеннән аерып, эшкә чыгып чабарга да мәҗбүр.