Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китаплар басыла, укучылар кирәк


Дамир Шакиров.
Дамир Шакиров.

Бауман урамында, Татар ашлары каршына урнашкан яңа китап кибете ачылды. Кибеттә барлыгы 20 мең китап, бәяләре 10 сумнан алып мең ярымга кадәр.

Күпләр аны, бәлки, белмидер дә. Ләкин моңа кадәр әле күзнең явын алырлык татар китапларының күплеге, затлылыгы башка беркайда да, беркайчанда күрелмәгән иде. Хәзергә әле Бауман урамыннан үтүчеләр сувенирлар кибете яки сыра эчә торган кафеларда ешрак була. Ә “Нур-маркет” дип аталган кибетнең янында гына җир астына төшеп киткән баскыч буйлап бер төшсәң, монда һәрвакыт әйләнеп кайтасы килә. 200 квадрат метр киңлектәге китап җәннәте белән бергә төрле очрашулар үткәрә торган матур, якты, зур бүлмә бар.
Биредә һәр пәнҗешәмбе көнне әдәби салоннар үтә.
Биредә һәр пәнҗешәмбе көнне әдәби салоннар үтә. Яңа гына Шәмсия Җиһангирова белән очрашу матур үткән. Ә бу җомгада китап кибетенең менә шушы утырышлар мәйданчыгында Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Дамир Шакиров журналистлар белән очрашты. Әйтергә кирәк, базар икътисады, перестройка килгәч, журналистлар китап тирәсендә әлләни еш тупланмый. Хәзер бераз мөмкинлеге булган һәркем китап чыгара. Шулай да, Дамир Шакиров соңгы елда басылган күптомлыклар, бизәкле әкиятләр китабы һәм татарча төсле катыркыда басылган балалар китапларын күрсәткәч, исләр китте. Бер елда 140 исемдәге китап дөнья күргән. Шулар арасында совет заманында тыелган исемнәр, шикле булып саналган вакыйгалар тасвирлана. Хәзер китаплар элеккечә 20-30 мең тираж белән түгел, 3-4 мең белән чыкса да, зур санала. Китапны уку, укучыларга җиткерү көтелмәгән һәм зур проблема булып чыкты. Дамир Шакиров хәзерге чорда матур һәм мәгънәле китаплар басу телне, милләтне коткару һәм үстерү чарасы дип саный. Киләсе елга планнар тагы да зурырак.
2008елда иң зур проектларыбызның берсе Хәсән Туфанның 5томлыгын бастырып чыгарабыз. Аның беренче томы инде чыкты. Хәзер дүртесе әзерләнә. Фәнис Яруллинның 3томлыгын аның юбилеена әзерлибез. Шулай ук артистлар, рәссамнарыбыз турында да китаплар чыгарабыз. Якын тирәдә Нәҗибә Ихсанованың китап -альбомын алырбыз, дип ышанам.
Татарстан китап нәшриятында Балалар әдәбияты редакциясе аерым юк иде. Ул матур әдәбият редакциясе эчендә генә эшли иде. 2007елда без аны торгыздык, махсус аерым редакция төзеп, менә инде алар эшли башладылар. Балалар өчен бөтенләй яңача китаплар чыгарабыз. Бүгенге заман баласына тәкъдим итә торган китаплар бик аз. Бу бик зур проблема. Мин бу мәсьәләне язучылар алдында да куярга уйлыйм. Шулай бергәләшеп без матур әдәбиятны укучыларны тәрбияләргә тиеш,- диде, Татарстан китап нәшрияте директоры Дамир Шакиров.
Taтар журналистлары каршында Дамир Шакиров жавап тотты.
Татарстан районнарында һәм чит төбәкләрдә китап сату өчен нинди чаралар күрелә?
Бүгенге көндә республиканың төрле районнары белән һәм Башкортстан районнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, Актанышта, Азнакайда сәүдә нокталарын ача башладык, диде Дамир Шакиров.
Бу очрашуга килгән журналистлар татар китапларын уку, тарату турында фикерләр әйттеләр. Шунда ук китап сатып алучылар да бар иде. Алар яңа кибет ачылуга куана.
-Мин Киров өлкәсеннән килдем. Менә Фәүзия Бәйрамованың “Кырык сырт” дигән китабын бик яратып сатып алдым. Аннан балалар китапларын алдым. Бик сөендерде бу кибетнең булуы. Китаплар бик тансык иде Илшат Сайфуллинның “ Кырмыска маҗаралары”, Абрар Каримуллинның “Безнең кардәшләр” дигән китабын.
- Миңа авылдан сорап җибәргәннәр иде мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапларын алып кайтырга. Менә алдым Ленар Шәехның “Авылдан килгән мендәр”, Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, Бари Рәхмәтнең “Сара мәктәпкә бара”, Рәфис Корбанның “Минем туган көнемдә”, Шәүкәт Галиевнең “Шәвәли”, Алфавитны истә калдыру китабы барысы өчен 160 сум түләдем бик очсыз, кәнагатьләнерлек.
Хәзер китап җитмәү, аны чыгарырга акча булмау турында зарлану килешми.Дамир Шакиров әйтүенчә, һәр китапны чыгаруга киткән акчаның 70 процентын дәүләт түли. Димәк, китап алучылар 70 процент бәяне дәүләттән бүләк итеп кабул итә. Китаплар һәм аларны чыгаручы фидакарь шәхесләр бар. Укучылары гына булсын.
XS
SM
MD
LG