Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер Кануннар җыелышы А.Блаженный ордены булдыра


Бу билге белән Сембер каласына нигез салуның 360 еллыгында 12-июньдә күренекле шәхесләрне бүләкләү күздә тотыла. “Туган тел” тискәре мөнәсәбәттә .

Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотовка юлланган хатта аның өлкә татарларына карата яхшы мөнәсәбәте дә ассызыклана. Әмма күпмилләтле, күпдинле илдә бер генә диннең “изге”сенә багышланган дәүләти бүләкнең кануни нигезе юклыгы да ассызыклана. Мондый ният гомум илебезнең хәрби-клерикаль дәүләткә әйләнә баруын артык мәртәбә раслый. Гомум казна хисабына хан сараедай чиркәүләр, монастырьлар, носари уку йортлары төзетү, дөньяви мәктәп программасыннан “төбәк компоненты” дигәнен алып ташлау, аның урынына христиан дине тәгълиматын көчләп тагу - карагруһ Граф Толстой, бер елда 415 мәчетне җимерткән архиепископ Гурий, атаклы чукындыручы Ильминский чорларын хәтерләтә. Моннан тыш та “Муниципализация”, “Оптимизация” турындагы кануннар безнең өлкәдә барча җирле халыкларны да урыслату максатында тормышка ашырылды. Ә акылга зәгыйфь булган бичара Андрей Блаженныйны күтәреп чыгу өлкә мөселманнарының яхшылыкка өметләрен бөтенләй корыта ала. Бу очракта я мөселман динен тотучылар арасында аңа лаеклы кешеләр табылмаячак, яки, табылса да, ул яхшы кешенең күкрәгенә тәре тагып, йөрәгенә пычак кадау килеп чыгачак.
Икенче хат – озынрак. Анысы шушы урында 1648-елга кадәр үк “дикое поле” түгел – җирле халыкның гөрләп яшәгәнен, Богдан Хитровоның шәһәргә нигез салучы түгел – җирле халыкны кыручы, яулап алучы булганын исбатлый. Дәлилләр күп: урыс нигез салган калага урысча исем табылмаудан алып - 1648-елга кадәр берничә гасыр элек үк бертуган Пициганилар ясаган харитәдә дә Сембер атамасы булуына кадәр. Бу хатка өстәп, “Симбирский курьер” гәзитендә чыккан бер язма нөсхәсе дә тапшырылды. 2001-елда бу гәзиттә археолог Александр Вискалин Сембер кальгасы диварларыннан көньяктарак та бизәкле кафель белән капланган мичләр (изразцевые печи) калдыклары табылуына аптыраулы язма бастырган иде. Аны тагын бер нәрсә гаҗәпләндергән: имеш, монда килеп урнашкан урыслар шундый мичләр ясаганнар да, соңнан, нигәдер, бу осталыкларын кулланмаганнар. Аңа җавап сыйфатында чыккан язманың исеме дә гыйбрәтле иде: “А чего голову-то ломать?” Чынлап та, биредә яшәгән җирле халык өчен илбасарлар килгәнче андый камил һәм чибәр мичләр гадәти булган. Ә аларның үтерелмәгәннәре качып киткәч, оста куллар калмаган. Язма менә ничек тәмамлана:
Козьма Прутковның “Тамырына кара” дигән сүзен искә төшерү дә комачауламас иде. Бүгенге илдәге караклыкның тамырлары да ерак гасырлардан: үз ата-баларыбызны матурлау өчен, башкаларныкын урлыйбыз һәм шуның белән караклык психологиясен ныгытабыз. Ә моны яхшы гамәл дип булмый инде.
Өлкә Кануннар чыгару җыелышы рәисе моны ничек аңлар – әйтүе кыен. Югыйсә, әнә табигать тә гаделсезлекләрне аңлатырга омтыла кебек. Андрей Блаженный дигәне юродивый булган. Теге - Мәскәүнең Василий Блаженные кебегрәктер инде: акылга сайрак, юләррәк. Димәк, кылган гөнаһлары да гөнаһ саналмаган. Шунлыктан ул гөнаһсыз, изге шәхес була. Сембер һәм Мәләкәс архиепискобы Прокл карары буенча, ул узган гасыр ахырында изгеләштерелгән иде. Һәм Мәләкәстә махсус чиркәү дә салынды…
Бу җәһәттән соңгы карлы буран кайбер кирәкмәгән уйлар да тудыра ала. Аның нәтиҗәсендә бөтен өлкә буенча күп уңайсызлыклар туды. Шул исәптән, өлкә үзәгендә дә. Урамнарда – бөкеләр. Хәтта туктаган трамвайлар сафы да чакрымнарга җитәрлек иде. Хәрәкәтле машиналарның тизлеге 30 чакрымнан артмый иде. Әмма бу афәттән иң зур зыян шул изгеләштерелгән Мәләкәс районы халкы башына төште.
Өлкә башлыгы Сергей Морозов бу җәһәттән махсус комитет оештырды. Аның утырышында селекторлы элемтә ярдәмендә районнар башлыклары да катнашты. Сергей Ивновичны тыңлап та карыйк әле.
Буран зур кыенлыклар тудырды. Тышкы дөнья белән элемтәсе өзелгән авыллар да байтак. Аларны әсирлектән коткару өчен тиешле чаралар күрелә. Азык-төлек белән тәэмин итү генә түгел – тормыш тәэминаты объектларының эшен торгызу ягыннан да. Байтак трансформаторлар эштән чыкты, техника җитешми. Шулай да хәлне контрольдә тоту өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланыла.
Мәләкәс районы Лесной касабасында олуг машиналар тупланмасы пәйда булган. Чөнки юл тазартылмаган, бер генә колея аша капма-каршы килгән машиналарны юлга чыгаруда зур кыенлыклар туган. Бәрелеш нәтиҗәсендә вафат булучылар да бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре халыкны машинада юлга чыкмаска өндиләр.
Метеорологлар әйтүенчә, әгәр иртәгә үк хәлләр яхшырмаса, дүшәмбе көнне тагын да начаррак булачак. 27сендә циклон, 28ендә көчле кар явуы ихтимал. Иртәгә яхшы һавага өметләнәбез, диләр алар. Монысы Кара диңгезнең төньягындагы җилләрнең юнәлешеннән һәм тизлегеннән тора, ди.
XS
SM
MD
LG