Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостай Кәрим рухы туган ягына кайта


Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә эшләр дәвам итә. Былтыр көз республика хөкүмәте Мостай Кәримнең туган ягында – Чишмә районының Келәш исемле татар авылында аның Хәтер утарын булдыру турында карар чыгарган иде. Бу эш өчен 15 гектар җир дә бүленде.

Әле Келәш авылында Хәтер утары биналарын – Мостай Кәримнең йорт-музеен, аның һәйкәлен һәм башка корылмаларны төзү өчен иҗат бәйгесе игълан ителде. Бу эшкә башлангычны Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы белән Төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгы берлектә салды. Бәйгегә иҗат эшләре өлгеләрен март ае башына кадәр кабул итәргә булдылар. Халык шагыйре утарында төзелеш эшләрен быел ук башларга ниятлиләр.
XS
SM
MD
LG