Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салым җыю идарәсе хезмәткәре 200 мең ришвәт ала


Казанда 200 мең сум ришвәт алуда шикләнелгән, Татарстанның Буа районы салым җыю идарәсе башлыгы урынбасары Фатилә Шакированың эше мәхкәмәдә тикшерелә. Аны 23 гыйнварда федераль иминлек хезмәткәрләре алыш-биреш вакытында тота, чөнки акча бирүче аны чекистларга саткан була.

“Коммерсантъ” газетасыннан һәм Татарстанның хокук сакчыларыннан алынган мәгълүмәтләргә караганда, республиканың Буа районы салым җыю идарәсе башлыгы урынбасары Фатилә Шакирова бүген вакытлыча сак астында тора. Ул үз гаебен танымый, диләр.

Ә мәхкәмәгә киткән җинаять эшенең башы болай башланган дип аңлата республиканың хокук сакчылары.
Узган елның декабрь аенда Буаның салым оешмасы райондагы җирле эшмәкәрләрнең кәсебен тикшереп чыга һәм бер сәүдәгәрдә җитди хокук бозу очраклары таба. Аңа миллионнан артык штраф каралган була. Бу хакта Фатилә Шакирова белеп ала да, шул эшмәкәрдән 200 мең сум акча таләп итә. Әгәр шул акчаны бирсә, Буа район салым җыю идарәсе башлыгы урынбасары эшмәкәргә штрафын күп тапкыр киметергә сүз бирә һәм салым идәрәсеннән борчулар булмаячак, дип ышандыра.

Бер караганда кунак ашы кара каршы да бит, берсе бирә - штрафтан котыла, икенчесе акчалы була. Ә, юк бит, штрафтан котылырга тиешле кеше ФСБга, ягъни федераль иминлек хезмәтенә Шакирова турында белешмә бирә.
Буа салым җыю идарәсе хезмәткәре 23 гыйнвар көнне Казанда, җыелышта була. Салым җыючыларга утырышта ришвәт бирү белән көрәшүне арттырырга, канунга колак салмаучыларны җавапка тартырга дигән йөкләмәләр бирелә. Шул утырыш бетүгә Шакирова теге, әлегә исеме әйтелмәгән эшмәкәр белән очрашып, алыш-биреш ясарга сүз куешкан була.

ФСБга хәбәр салган сәүдәгәр 200 мең акчадан тыш хокук сакчыларын да үзе белән алып килә һәм шунда Фатилә Шакирова эләгә дә инде. Татарстанның икътисадый җинаятьләргә каршы идарәсе бу эш турында тулы мәгълүматны прокуратурадан яки федераль иминлек хезмәтеннән алыгыз, ди. Республиканың прокуратурасы әлегә тулы итеп рәсми хәбәр бирергә ашыкмый.

Хокук сакчылары тавышларын халыкка ишеттерәсе килмәсә дә, Шакировага ришвәт алу буенча җинаять эше кузгатулыны матбугат чараларына җиткерделәр. Хәзер инде элекке салым җыю идарәсе хезмәткәре 12 елга читлек эченә ябылырга яки миллионга якын штраф түләргә мөмкин. Әйткәнебезчә, Шакирова үзе бу гаебен таныймый.
XS
SM
MD
LG