Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы чукындыруларга каршы акция үткәрә


Пикетка чыгуның төп сәбәбе әлбәттә башка күренеш белән бәйле иде. 16 гыйнварда Чаллы попларының берсе шәһәрдәге бала тудыру йортына аның мөдире Тепляков әфәнде ризалыгы белән кергән. “Азатлык” бу хакта кайбер мәгьлүматларны җиткергән иде. Шул мәгьлүматлар арасында, В.Тепляковның мондый фикере дә бар иде:
Попның килүе хакында мин бернәрсә дә белмим. Ул шәхсән, туганы янында булган.
Шушы ук сүзләр Чалылда чыгучы “Автосити” газетасында да кабатлана. Шулай итеп, Чаллы побы Сергий атакайның бала тудыру йортында булуы инкарь ителми. Ә менә чукындыру булганмы, юкмы, моңа рәсми җавап беркайда ишетелми, күренми. Чаллы бүлгесендәге благочинный Олег атакайның да фикерен белү мөмкин булмады. Ул якын арада чиркәүгә килергә тиеш, дигән сүзләрне генә ишетергә туры килде.

Чаллы шәһәр мөхтәсибәте бу эшне өйрәнә башлаган. Вәзгыятькә ачыклык кертү максатыннан Чаллының икенче шифаханә директоры Гнусоревка сорау җибәргән. Гнусорев әфәнде попның бала тудыру йортында булуын, “Кызыл почмак”та теләүчеләр өчен лекция укуын, аннан берничә булмәне “изгеләндерүен” әйткән. Бала тудыру йортында мулла булуына да басым ясаганнар. Шушы эшне өйрәнүчеләрнең берсе, “Йолдыз” мәчете имамы Фоат Габдуллин:
Әлегә бу җавапка ышанабыз, ләкин шик бар. Бала тудыру йортында булган мулланы таба алмыйбыз, кем икәнен белмибез. Чукындыруны күргән шаһитләр булса, мәсьәләгә ачыклык керәчәк, - диде ул.
Шимбә көн булган пикетка дистәдән артык кеше катнашты һәм аларның кулларына тоткан шигарьләрдә мондый сүзләр бар иде:
- Мөселманнар өчен аерым бала тудыру йорты ачарга
- Поплар тарафыннан Чаллы чишмәләрен “изгеләндерүне” туктатырга!
- Явыз Иван заманнарын кире кайтармыйк, һ.б.
Пикетта катнашучы “Юлдаш” клубы рәисе З.Әһлиуллин:

Чукындыру процессы яки омтылышы чыннан да булган. Безнең бер активистның оныгы шунда ятканда, руханилар кереп, чукындыру үткәргәннәр, - диде.

“Безнең активист” дигәне А.Зиннурова. Аның оныгы Айзифә поплар килгәндә бала тудыру йортында була. Хәзер ул бала тапкач өенә, Татарстан районнарының берсенә кайтып киткән. Аның фикерен белү уңаеннан А.Зиннурова “Азатлык” хәбәрчесенә:

Яңа гына бала тапкан егерме яшьлек кызымны әлегә борчымаска иде, - диде.
Пикетка рөхсәт бирелгәнме? Чаллы ТИҮ рәисе Р.Кашапов:
Бу хакта шәһәр эчке эшләр идарәсенә искәртү тапшырдык. Рөхсәт бирелү-бирелмәвен белмим. Әмма пикет урыны итеп шушы бала тудыру йорты каршын күрсәттеләр. Монда халык азрак йөри.
Шулай итеп вәзгыятькә ачыклык кермәгән. Чукындыруның булмавы хакында рәсми җаваплар юк.
XS
SM
MD
LG