Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда 3 егет язмышы хәл ителә


2007 елның маенда 3 егет – Тимур Сәидгалиев, Равил Моратов һәм Владислав Баранов губернатор Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә шикләнелеп кулга алынган иде. Узган ел азагына адвокатлар тырышлыгы белән 4 матдәдән торган гаепләүнең берсе генә -- рөхсәтсез корал саклау турындагысы гына калган иде. Хәзер гаепләүләр барысы да яңадан кайтарылды. Мәхкәмәнең беренче ачык утырышы 30 гыйнвар үтәчәк.


30 гыйнварда – ачык утырышта присяжныйлар мәхкәмәсе Тимур Сәетгәрәев, Равил Моратов һәм Барановның эшен караячак.

Тимурның адвокаты Владислав Лапинский сүзләренчә, бу- эшнең башы гына.Беренче утырышта фәкать гаепләү тексты укылачак, прокуратураның һәм яклаучыларның позициясе тыңланачак. Аннан инде документлар, гаепләүчеләрне дә, яклаучыларның да комментарийлары өйрәнеләчәк.

Егетләрне 4 пункт буенча гаеплиләр: дәүләт эшлеклесенә һөҗүм әзерләүдә, террорчылык акты әзерләүдә, балигъ булмаган яшүсмерне(Барановны) законга каршы эшкә җәлеп итүдә һәм балигъ булмаган Баранов үзе корал саклауда гаепләнә.

Егетләрне алда гомерлек яисә, ким дигәндә, 12-20 еллык тоткынлык көтә. Монысын да сәламәтлекләре әйле-шәйле булган егетләр өчен гомерлек дип әйтергә була.

Хәзер барысы да присяжныйлардан, аларның кешелек сыйфатыннан, дөньяга карашыннан тора.12 присяжныйның сигезе хатын-кыз булуы мәрхәмәтлелек күрсәтерләр бәлки, дигән өмет калдыра.

Шул балалар чынлап та һөҗүм әзерләрлек кешеләргә охшаганмы соң дигән сорауга Владислав Лапинский теләгән очракта гади бер кухняда барган гади бер сөйләшүдән чыгып та теләсә кемгә каршы җинаять эше кузгатып була.Бу шундый эшләрнең берсе, диде.

Әлегә приговор чыкмаган, шулай булгач берәүләр егетләрнең гаебен расларга тырыша, икенчеләре исәгаепсезлеген. Бер үк фактны яклаучылар егетләрнең гаепсезлеген дәлилли дип тапсалар, гаепләүчеләр киресенчә..Адвокат Лапинский, заказ буенча булган эшләрдә кыенлыклар күп була инде, ул гадәти хәл диде. Мисал өчен: корал сатып алуда турыдан- туры Баранов гаепләнә, ә Моратов белән Сәетгәрәевка косвенный гаеп ягыла (Баранов коралны алар кушуы белән сатып алган, имеш). Туры гаепләү булмагач, аларны бу пункт буенча яклап та булмый. Бу -- Лапинский фикеренчә, канунны бозу.
Гыйбрәтле бу процесс, озак барса да, Русия президенты сайлауларына кадәр төгәлләнергә тиеш.
XS
SM
MD
LG