Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер: “Ак калфак” та хаҗи-хаҗияләр җыены


Милли оешмалар һәм автономия вәкилләре катнашкан бу чарада сүз хаҗ сәфәренең өлкәдә динебез халәтенә тәэсире һәм әһәмияте турында да барды.

Җыен башланганчы ук, аны оештыручы Асия ханым Мөлекова әлеге чараның максаты турындагы сорауга менә ни диде.
Төп максат - үзебезне һәм яшь буынны тәрбияләү, мөмкинлеге булган һәркемгә хаҗ кылу кирәклеген аңлату, хаҗилар ярдәмендә динебезне җәелдерү чараларын эзләү.
Җыенга килүче хаҗи-хаҗияләрне бер үк сорау белән каршыладык: “Сез, Ислам диненең 5 терәген дә үтәгән шәхес буларак, Хак Тәгалә тарафларына якынайгансыздыр. Башка динкардәшләребезне дә шуңа әйдәү өчен, нинди чаралар күрәсез яки ниятлисез?
-Андагы тәртип, тәрбияне күреп, сокланып сөйлибез, һәм алар кебек дини булсак, бездә дә тәртип булыр, без дә яхшырак яшәр идек, дип аңлатабыз.
-1995-елда хаҗга барып кайткач, Аллаһы Тәгалә Киндяковкада мәчет салдырырга көч-куәт бирде.Үзебезнең нәселебез арасында гына булса да, анда күргән-белгәннәрне сөйләү-аңлату туганнарымны да динебезгә якынайтты, дип әйтә алам.
-Яшьләребезне Җомга намазларына йөрергә күндердек, киләчәктә 5 вакыт намазга да йөрерләр, дип уйлыйм.
-Хаҗга барырга теләүчеләр моның өчен нишләргә кирәклеген сорашалар, киңәшләшәләр – шуны аңлатам.
-Хаҗ сәфәре дөньяга карашымны киңәйтте. Хәзер Киндяковка мәчетендә дин дәресләре алып барам, Хаҗ шуңа көч бирде.
-Бөтен таныш-белешләремә динебез кушканча яшәү кирәклеген аңлатам.
-Беренче хаҗга баргач, уйга килдем: анда урманы да юк, суы да юк – тау-таш һәм чүл генә, ә халык яши. Әгәр Аллаһы Тәгалә анда Ислам динен иңдермәгән булса, яши алмаслар иде алар. Димәк, Ислам дине генә андый мөмкинлек биргән. Халыкка шуны аңлатам: бары тик Ислам дине генә чын дин, пакь дин, аннан аерылмаска.
-Хаҗга баруга ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатабыз.
-Яшь буынга динебезне аңлатам. Мин менә Яңа шәһәрдәге үзебезнең мәктәпкә татар балаларын туплау ягынннан күп тырыштым. Һәм моны - анда дин дәресләре булуы белән дә нигезлим.
-Таныш-белешләремне, туганнарымны намазга бастырырга тырышамын.
Оештыручылар кунакларны күркәм чәй өстәле белән каршыладылар. Аларга махсус алып кайткан зәм-зәм суы да тәкъдим ителде. Автономия рәисе урынбасар Рифкать Әхмәдуллов үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. Аның әйтүенчә,эшләребез елдан-ел уңайлана бара икән. Губернатор да, малтабарлар да нык булышалар. Мәктәпләрдә факультатив-түгәрәкләр ачылган.
Моңа кадәр без автономиянең төп бурычы дип мәгърифәт һәм мәдәниятне генә санадык. Ләкин динне дә игътибарсыз калдырырга ярамый, диде Рифкать әфәнде.
Мондый күтәренке рухлы чыгыш хакыйкатькә бик үк туры килеп бетмәсә дә, әби-бабайлар күңеленә хуш килде. Чыгышлар дога укулар белән чиратлашып бардылар. Корбан ите белән сыйланганнан соң, Варис хаҗи Равилов тирән эчтәлекле вәгазь укыды. Мәгънәсе – чын мөселман булып яшәүгә омтылышта адәм баласына эчендәге нинди каршылыкларны җиңү кирәклеге турында.
Бу чара да беркадәр сәясәткә бәйле булып чыкты. 2-мартта Сембер халкы Илбашын гына түгел - Өлкә Кануннар чыгару җыелышына депутатлар да сайлаячак. Бүгенге депутат Расих Гатауллин тагын да сайланмакчы икән. Тик нәкъ ул теркәлгән округ буенча тагын бер татар кешесе Марат Бахитов та теркәлгән. Расихның төп ярдәмчесе Котдус Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу кымшынулар махсус эшләнә, чөнки нәкъ шул ук округ буенча КПРФның өлкә комитеты сәркәтибе Александр Кругликов та теркәлгән. Ике татарның бер-берсенә каршы көрәшүе нәкъ Кругликовка файдалы, чөнки бу округта татарлар күпләп яшәсәләр дә, алар икегә бүленсә, күпчелек Кругликов яклы булуы ихтимал. Димәк, җыелган хаҗи-хаҗияләрдән дә ярдәм көтелә: барлык таныш-белешләре арасында эш алып бару кирәк булыр.
Соңынан хаҗи-хаҗияләр үзләре белән таныштырып чыктылар. Иң өлкәне Гөлсем ханым сиксәнне узган инде, ә килгәннәрдән иң яше Гөлсинә ханым – 30да гына.
Кичә дога уку белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG