Accessibility links

Мәскәү Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасын саботаж кылуда гаепләде


Мәскәү – Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасын 2 мартта үтәчәк сайлауга аяк чалу ниятендә гаепләде.

Бу оешма безнең тәкъдимнәргә ачыктан-ачык саботаж кылуын дәвам итә. Шуңа күрә, без мөстәкыйль дәүләтләр принципы нигезендә хәрәкәт итәбез", диде министрлык рәсмие Сергей Рябков.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы сайлауга чакырылган күзәтүчеләр санын арттырырга һәм аларга иртәрәк килергә рөхсәт бирергә сораган иде.
.
Мәскәү үзенең чикләүләрен алмаса, оешма 2 март сайлавын күзәтмәячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG