Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Җәмәгать трибуналы оеша


Башкортстанда Җәмәгать трибуналы оеша. Аны оештыру комитеты башлыгы итеп эшкуар һәм оппозиция вәкиле Николай Швецов тәгаенләнгән.

Кайбер электрон мәгълүмат чараларында яңа оешманың максатлары турында язып та чыктылар инде. Анда әйтелүенчә, Башкортстандагы Җәмәгать трибуналы республика президенты Мортаза Рәхимов өстеннән җәмәгатьчелек мәхкәмәсе үткәрү өчен төзелә икән. Шушы хәбәрнең дөреслеген тикшерү өчен “Азатлык” хәбәрчесе оештыру комитеты җитәкчесе Николай Швецовка мөрәҗәгать итте.
Бу башлангыч турындагы хәбәрләр дөрес, аңа байтак бәйсез оешмалар һәм партияләр вәкилләре керәчәк һәм без Мортаза Рәхимовның, шулай ук аның тирәсендәге түрәләрнең кырын эшләрен бөтен Русия җәмәгатьчелегенә һәм хокук саклау оешмаларына җиткерәчәкбез, - ди Николай Швецов.
Николай Швецов сүзләренчә, Мортаза Рәхимов Башкортстанда бары тик башкорт милләтенә генә өстенлек бирә, башка милләтләр балаларын көчләп башкортча укытуга юл куя. Ирекле фикергә ия булучыларны эзәрлекләү киң колач алган. Шуңа күрә дә Николай Швецов әлеге хакимиятләр тарафыннан кыерсытылучы барлык кешеләргә мөрәҗәгать белән чыга.
Алар үзләренә карата кылынган хөсетлекләр турында безгә тулы мәгълүмат җибәрсә, безгә зур ярдәм була, - ди Николай Швецов.
Шул ук вакытта республиканың Берләшкән оппозициясе вәкилләре 2 марттагы Русия президентын сайлаулардан соң Башкортстан җитәкчелегендә җитди үзгәрешләр булыр дип өметләнә. Бу хакта алар Мәскәү тарафларыннан ышанычлы чыганаклардан да мәгълүматлар килеп торуын әйтә.
Чит ил һәм Русия матбугатында да соңгы көннәрдә Башкортстан хакимиятләренең алдагы язмышы турындагы фаразлар тулы язмалар ешрак күренә башлады. “Русский ньюсуик” журналы да үзенең соңгы санында күләмле генә мәкалә бастырган. Аның авторы Дарья Гусева Башкортстандагы сәяси хәлләргә төрле яклы, бәйсез анализ ясаган.
XS
SM
MD
LG