Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә нәтиҗәсе алдан мәгълүм сайлау ярышы башланды


Президент һәм варис
Президент һәм варис

2 февраль Русиядә рәсми рәвештә сайлау алды кампаниясе башланды. Нәкъ бер айдан, 2 мартта, президент сайлавы үтәчәк. Бу урынга 4 намзәт теркәлде. Шуларның берсе, президент Владимир Путинның варисы, вице-премьер Дмитрий Медведев, эшем күп дип, дебатлардан баш тартты. Шуңа да карамастан, җиңүне нәкъ менә ул яулар дип көтелә.


2 март сайлавында җиңүне хәзерге президент Владимир Путинның варисы, беренче вице-премьер, берүк вакытта Газпромның да башында торучы Дмитрий Медведев яулаячагында шикләнүчеләр юк диярлек.

Калган 3 намзәт – коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов, ЛДПР партиясе башлыгы Владимир Жириновский һәм Демократик партия җитәкчесе Андрей Богданов.

Фикер белешүләргә караганда, Медведев аларның барысын да еракта калдырып алда бара. Зюганов белән Жириновский күп дигәндә 10 процент, Богданов 1 процент та җыялмас дип көтелә.

Медведевның ярышка кермичә дә җиңүен күзәтүчеләр тулысынча Путинның абруе белән аңлата. Путин кемгә төртеп күрсәткән булса, президент шул булыр иде, ди алар.

Шуңа да карамастан, Кремль Медведевтан “яңа патша” ясау эшен әвзем башлады. Мәгълүмат чаралары, беренче чиратта телевидение аның һәр адымын күрсәтеп бара. Менә бүген дә, сайлау алды кампаниясенең беренче көнендә сәфәр белән Волгоградта йөргән Медведев сәгать буе Русия телевидениесенең туры эфирында утырды.

Тәнкыйтьчеләр моны намзәтләр арасында гаделсез көрәш дип атый.

Оппозициягә килгәндә, элекке премьер Михаил Касьянов намзәт итеп теркәлмәде. Үзәк сайлау комиссиясе ул җыйган имзаларның 13 процентын яраксыз дип тапкан. Касьянов киләсе сайлауны "фарс" дип арады һәм тарафдарларын анда катнашмаска чакырды.

Элекке дөнья чемпионы, шахматчы Гарри Каспаров та либераль оппозиция вәкиле буларак сайлауда катнашмакчы иде. Ләкин аның тарафдарларына тәкъдим итү җыелышын үткәрү өчен Мәскәүдә бина бирелмәде.

Тагын бер оппозиция вәкиле Борис Немцов, бу сайлауның мәгънәсе юк дип, анда катнашудан баш тартты.

Сайлау алды кампаниясе әле башланмас борын, Мәскәү белән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтүче буыны арасында низаг купты.

Җомга көнне Русиянең тышкы эшләр министрлыгы рәсмие бу оешманы 2 март сайлавына аяк чалу ниятендә гаепләде.

"Бу оешма безнең тәкъдимнәргә ачыктан-ачык саботаж кылуын дәвам итә. Шуңа күрә без мөстәкыйль дәүләтләр принцибы нигезендә хәрәкәт итәчәкбез", диде министрлык рәсмие Сергей Рябков.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы сайлауга чакырылган күзәтүчеләр санын арттырырга һәм аларга Русиягә иртәрәк килергә рөхсәт сораган иде. Мәскәү үзенең чикләүләрен алмаса, оешма 2 март сайлавын күзәтмәячәген белдерде. Дума сайлавында шулай булды да.

Соңгы хәбәрләргә караганда, үзәк сайлау комиссия рәисе Владимир Чуров оешманың Демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсе мөдире Кристиан Строһалны киләсе атнада сөйләшүләр өчен Мәскәүгә чакырган.
XS
SM
MD
LG