Accessibility links

Төркиядә яулыкны рөхсәт итү планына каршы протест чарасы үтте


Анкара – Бүген Анкарада меңләгән кеше хөкүмәтнең югары уку йортларында мөселман кызларга баш яулыгы бәйләп йөрүне рөхсәт итү ниятенә протест белдерде. Кулларына Төркия байраклары тоткан кешеләр "Бу Иран түгел, бу Төркия!" дигән шигарьләр кычкырды.

Төркия парламенты бу мәсьәләне киләсе атнада тавышка куерга җыена.

Хөкүмәт моны хатын-кызларның хокук мәсьәләсе дип алга сөрә. Каршы чыгучылар, бу – Төркия җәмгыятенең "исламлашуына" таба бер адым булачак, дип борчыла.

Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан, яулыкны тыю карарын көчтән чыгару – Европа Берлегенә керү өчен куелган таләп дип аңлатты.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG