Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Өмет” гәзите редакциясе үз якыннарын җыйды


“Өмет” басмаларының тиражы байтак арткан,Һәм арта бара. Гыйнвар аенда 6330 данә белән чыккан булса, февральдә янә 433кә ишәйгән.

Бу юлы сүз, күбрәк, проблемалар турында түгел – редакциянең һәм аның укучыларының уңышы турында барды. Сәбәбе дә юк түгел – барлык басмаларның тиражы кими барганда, “Өмет”неке байтак арткан. Һәм арта бара да кебек. Гыйнвар аенда 6330 данә белән чыккан булса, февральдә янә 433кә ишәйгән. Болай да шөкер, диярлек иде, тагын да шөкеррәк булып китте бит әле, диләр “Өмет”леләр.
Әлбәттә, 175 мең татар өчен бу да әллә ни күп түгел - резерв бар әле. Тик заманасы шул бит.
Беренчедән, халыкны телевизор “йотты”.
Икенчедән, мәктәпләрдән ана телен кысрыклап чыгару сәясәте көчәя бара.
Өченчедән, акча, акча, акча кууны яшәешнең төп мәгънәсе дип санаган заманада, гәзит уку кебек юк-бар нәрсәдән биздерү бара.
Мисаллар – күз алдыбызда. Совет чорында, мәсәлән, Уфаның төп татарча басмасы “Кызыл таң” да, Казанның “Социалистик Татарстан”ы да 100-150 мең тираж белән чыга иделәр. Хәзер әнә “Кызыл таң”ныкы 20-22 мең чамасы, “Ватаным Татарстан”ныкы – 16-18 мең тирәсе. Шундый киң географияле гәзитләрнең дә укучысы нык кимегән шартларда, “Өмет”ебезнең 6700 данәдән артык тираж белән чыгуы күңелләргә җылылык та өрә ала. Башка төбәкләр белән чагыштырганда – бигрәк тә.
Чарага кайтсак, аның эчтәлеген, мәгънәсен күзаллау өчен, берничә чыгыштан өзекләр дә җитәдер.
Чынлы районы Кәшә мәктебенең ана теле укытучысы Роза ханым Ильясова.
Мин үз дәресләремдә “Өмет” гәзите материалларын киң кулланам. Мәсәлән, халык авыз иҗаты темасы буенча “Өмет”тә басылган бәетләрне, халык җырларын киң кулланам. Шулай ук “Өмет”нең әдәби сәхифәсе укучыларда зур кызыксыну уята, аларга каләм тибрәтеп карарга этәргеч бирә. “Өмет”тә аларның язмалары чыккалавы да – шуннан.
Профессор Азат Курчаков 2009-елның мартында гәзитнең 1000-нче номеры чыгачагын санап күрсәтте. Һәм: мондый вакыйганы киң билгеләп үтәргә кирәк, диде.
1989-елда Өлкә башкарма комитеты каршында оештырылган “Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия” рәисе Дамир Шәрипов:
Гәзитнең Сембер татарлары тормышында зур роль уйнаганын һәм халыкларның үзара татулыгына керткән өлешен исәпкә алып, Исхак Хәлимевне Халыклар дуслыгы орденына тәкъдим итәргә кирәк.
Бу турыда җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк,-диде ул.
Өлкә үзәгенең 91-мәктәбе ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллина үз чыгышында “Өмет”нең һәм “Туган тел” оешмасының 91-мәктәпкә балалар туплау буенча тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм мәктәпнең бүгенге хәлләре белән дә таныштырды. Еш тикшерүләр була, диде ул, әмма алар мәктәп өчен уңышлы узалар. Дөресрәге, әллә ни зур җитешсезлекләр тапмыйлар.
“Өмет”нең Мәләкәстәге хәбәрчесе Равил Шафигуллин үз фикерен шигъри юлларга салган. Аннан да бер өзек тәкъдим итәбез:
Син, “Өмет”ем, шундый җан җылымым
Үзең назлы, үзең сөйкемле.
Син кулымда чакта мин үзем дә
Унсигездә генә шикелле.
Син үзең дә, “Өмет”, шигъри җанлы –
Нәфис сүзләр шәлен ябынган.
Үзем сүнсәм, сүзләремне эзлә
Йөрәгемнән калган ялкыннан.
Җыеннан соң тар даирәдәге сөйләшү “Өмет”нең 20 еллык юбилеена ничегрәк әзерләнү турында барды. Аның беренче саны 1989-елның 30-декабрендә чыккан иде. Димәк, күп калмаган инде.
Ә теге “путч” дип аталган нәрсәгә кадәр “Өмет”нең рәсми оештыручыларыннан берсе дип саналган “Туган тел”гә исә быел ук март ахырында 20 яшь тула. Аны искә алу чаралары турында да сүз булды.
XS
SM
MD
LG