Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш теркәүчегә мәхкәмә


Русия теркәү хезмәтенең Башкортстан идарәсе башы Светлана Кудряшова вазыйфасыннан явыз нияттә файдалануда һәм ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган иде. Тикшерү барышында аның бина төзекләндерүгә бүленгән 200 миллион сум акчаны чәлдерүе, үзе һәм хезмәткәрләренең шифаханәдәге ялы өчен максатсыз акча бүлүе ачыкланган. Болар өчен аңа дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.
Рәсми булмаган чыганаклар бу эшнең тамыры тирәндәрәк, дип фаразлый. Светлана Кудряшованың федераль теркәү хезмәте башы Сергей Мовчук отставкага киткән көнне кулга алынуы очраклы түгел. Аңа караганда, Мовчук республиканың нефть эшкәртү ширкатләре берләшкән “Башкорт капиталы” компаниясенең теркәлүен гамәлдән чыгару өчен вазыйфасыннан бушатылган. Кудряшованың кулга алынуы да иминлек хезмәте тарафыннан махсус оештырылган.
XS
SM
MD
LG