Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гадел Русия”дән Миронов китсә дә, Фарисов кала


Мәскәүдә узган "Гадел Русия" фиркасенең V җыены
Мәскәүдә узган "Гадел Русия" фиркасенең V җыены

Узган атна Мәскәүдә “Гадел Русия” сәяси фиркасенең җыены үтте. Чарада, партиянең рәисе Сергей Мироновның үз вазыйфасыннан китүе игълан ителде. Аның урынына Николай Левичев рәис итеп билгеләнде. Партия эчендәге әлеге үзгәреш, Татарстан бүлеге җитәкчелегенә ничек тәэсир итәр икән?

Дума сайлаулары якынайган саен, Русиядәге сәяси партияләрдә дә активлык арта бара. Шуларның берсе итеп, бу көннәрдә Мәскәүдә узган “Гадел Русия” сәяси партия җыелышында фирканең җитәкчелегендә булган үзгәрешләрне күрсәтергә була.

Миронов “Гадел Русия”дәге вазыйфасын гына алыштыра

Сергей Мироновның җитәкчелектән китүе, партия эчендә дә гаҗәпсенү китереп чыгарган. Федерация Шурасы җитәкчесенең партия лидерлыгыннан китүенә рәсми сәбәп итеп, аның парламентның югары пулатындагы мәшгульлеге күрсәтелә.

Миронов, үз урынына билгеләнгән Николай Левичевны партиядә тулысынча ышана торган бердәнбер кеше дип бәяли. Миронов сүзләренчә, алар балачакларында бер ишегалдында уйнап үскәннәр, сәясәткә дә бергә килгәннәр.

Ләкин Миронов "Гадел Русия" фиркасе җитәкчелегеннән китсә дә, партиянең лидеры булып калачак.

Фәрит Фарисов үз эшен дәвам иттерә


Ул бер үк вакытта бу партиянең депутатлар пулаты рәисе вазыйфасын башкарачак. Аның вәкаләтләре дә киңәйтеләчәк, партиянең теләсә кайсы карарына каршы вето хокукына һәм партиянең теләсә кайсы әгъзасының вәкаләтләрен чикләү хокукына ия булачак.

"Гадел Русия"дәге бу үзгәрешләр Татарстан бүлеге җитәкчелегенә тәэсир итмәяәчәк дип саный, бүлекнең аппарат җитәкчесе Азат Ислаев.

Аның сүзләренчә, партиянең Татарстан бүлегенә Фарисов сайланган вакытта ук, Левичов белән аның фамилиясе хакында килешенгән булган.

"Дөресен генә әйткәндә Мироновның фиркә рәислегеннән китүе безнең өчен дә зур яңалык булды. Бу яңалык турында без бер көн алдан гына белдек", дип тә өсти ул.

"Гадел Русия" партиясенең Мәскәүдә узган җыенына катнашкан Татарстан делегатлары
"Мироновның партия җитәкчелегеннән китүе, партиянең Татарстан бүлеге җитәкчелегенә тискәре яктан тәэсир итмәячәк. Моны мин техник сайлаулар дип әйтер идем. Николай Левичев партиядә күптәннән эшли, ул Сергей Михайловичның якын дусты. Шулай булгач безгә, борчылырлык урын юк.

Төрле урыннарда менә Миронов китте фәлән дип төрлечә язалар. Ул бит беркая да китмәде. Ул барыбер безнең лидер шикелле кала.

Партиянең Татарстан бүлеге рәисе Фәрит Фарисов хәзерге вакытта Катарда эшлекле сәфәрдә. Ул бер үк вакытта беренче мөселман телеканалының генераль директоры да бит. Әлеге канал хәзер корылып җитеп килә, бу хакта сөйләшүләр бара. Фарисов шушы уңайдан Катарда очрашулар үткәрә, ди Ислаев.

Узган атнада булган партиянең V корылтаенда фирканең уставында үзгәрешләр булды. Шулай ук эмблемасы да үзгәрде һәм партиянең программасы хакында күп эшләр башкарылды. Декабрьдәге Дәүләт Думасы сайлауларына хәзерлек темасы да тикшерелде.

"Фирка быелгы Дума сайлауларында үз депутатларының санын ике-өч мәртәбә арттыру максаты куя. Аннан соң без социаль тигезсезлекне бетерергә телибез", ди Азат Ислаев.

“Гадел Русия”гә яңа сәясәтчеләр өстәлерме?

Сәяси белгечләр, Мироновның партиядәге урынын тикмәгә генә бушатмавын, әлеге партиягә көз көннәрендә яңа сәясәтчеләрнең кушылачагын белдерәләр. Тик сөйләшүләр барганга күрә фамилияләрне әлегә әйтми торалар.

Сергей Миронов сүзләренчә, “Гадел Русия” фиркасе, 2012 нче елгы президент сайлавына “Бердәм Русия” партиясе тәкъдим иткән намзәтне хупламаячак.

“Гадел Русия” партиясе президент сайлавына үз намзәтен тәкъдим итәчәк, дип белдерә ул.
XS
SM
MD
LG