Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мин татарча сөйләшәм!” турында Миңнеханов та белә


“Үзебез” яшьләр хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең үтәчәге, республикадагы ике дәүләт теленең дә тигез дәрәҗәдә кулланылмавы турында президентка хат язган.

“Үзебез” яшьләр хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, Татарстан президенты алар җибәргән хат белән таныш һәм бу хакта хөкүмәттә дә беләләр.

Хатларында алар “Мин татарча сөйләшәм!” вакытында нинди чаралар узасын язган. Шулай ук хөкүмәт порталындагы министрлыкларның сәхифәләрендә татар битләренең яңартылмавын, күпләрендә бөтенләй эшләмәгәнлеге хакында да әйткәннәр.

Шулай ук “Мин татарча сөйләшәм!” вакытында эре сәүдә челтәрләре, җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүчеләрнең Татарстанда ике дәүләт телендә бертигез мәгълүмат бирүчеләр арасында рейтинг төзелүен дә әйткәннәр.

Әлеге хатны алганнан соң, “Үзебез” хәрәкәте вәкилләрен Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Зилә Вәлиева кабул иткән.

Вәлиева “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен республика өчен әһәмиятле чара, дип әйткән. Яшьләрнең тәкъдимнәре каралыр дип вәгъдә иткән.

Алдарак Бикмөхәммәтова “президентка хат язып 26 апрель көнне бөтен җитәкчеләрнең дә бары тик татарча гына сөйләшүен сорыйбыз”, дигән иде. Аларның Миңнехановка юлламаны видео итеп төшереп җибәрү теләге дә булды. Күрәсең, әлеге фикерләреннән кире кайтканнар.

Быел “Мин татарча сөйләшәм!” алтынчы тапкыр үткәрелә. Элекке елларда бу чара турында Татарстан президентынаа хәбәр ителмәде.

“Мин татарча сөйләшәм!” вакытында үтәчәк чараларның көннәре һәм вакытлары да билгеле булды.

“Интернет татарча сөйләшә!” акциясе 20-26 апрельдә узачак һәм ул дөнья челтәре белән актив кулланучылар тарафыннан оештырыла. Акциянең максаты – кулланучылар арасында интернетта татарча аралашуны популярлаштыру. Киләчәкне интернетсыз күзаллап булмый, без татарларны аралашуның яңа ысулларын үзләштерү белән беррәттән туган телне дә онытмаска өндибез. 20-26 апрельдә һәрбер кеше акциягә кушыла ала, интернетта татарча язарга, аралашырга чакырабыз.

“Мин татарча сөйләшәм!” автохәрәкәте
25 апрельдә узачак, акциянең рәсми логотиплары төшерелгән байраклар белән бизәлгән машиналар колоннасы Казан урамнары буйлап үтәчәк. Автохәрәкәт – яшьләрнең татар телен саклау инициативасын хуплавының күрсәткече.

“Татар-дозор” маҗара уенында 23 апрельдә (шимбә) 6-10 кешелек берничә команда катнашачак. Ике сәгать эчендә алар берничә биремне үтәргә тиеш булачак. Иң яхшы командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. “Татар-дозор”да җиңүчеләр акциянең төп өлешендә игълан ителәчәк.

“Мин татарча сөйләшәм!”не йомгаклау чарасы 26 апрельдә, Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Университетская һәм Бауман урамнары чатында 15.00 сәгатьтә яңа агым музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр чыгыш ясаячак, төрле бәйгеләр оештырылачак.

Гала-концертта Илназ Сәфиуллин, Исмаил, Галия, “Иттифак”, Илүсә Кәримова, “Нью тормыш” төркемнәре һәм башка җырчылар катнашыр дип көтелә.

“Синең беренче 150 татар сүзең” сүзлекләре, акция логотиплары төшерелгән футболкалар, түштамгалар да таратылачак.
XS
SM
MD
LG