Accessibility links

Минскида хокук яклаучыдан террорчылык гаепләве кире алынды


Минскида хокук яклаучы Павел Левиновтан 11 апрельдәге террор һөҗүменә бәйле булу гаепләве кире алынды. Хәзер аны вак хулиганлыкта гаеплиләр.

Беларус Һельсинки комитеты әгъзасы Левинов сишәмбе кичендә башка бер хокук яклаучы Валерий Щукин фатирында тоткарланган иде.

Сишәмбе барлыгы 18 кеше тоткарланды. Соңрак аларның 14-е иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG