Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхшәр кабатланмасмы?


Алабайтал мәктәбе
Алабайтал мәктәбе

Беляевка районы Алабайтал исемле татар авылы мәктәбе диварларында ярыклар пәйдә булды. “Әлеге елны Алабайтал мәктәбендә төзекләндерү эшләре каралмага. Ул 2012 елда гына булачак”. Бу район мәгарифе бүлеге җитәкчесенең мәктәп мөдиренә биргән җавабы менә шундый була. Анысы да әле сүздә генә.

500 артык халкы булган татар авылы мәктәбендә 34 бала укый, укытучылар белән бергә 18 хезмәткәр эшли, шул ук бинада урнашкан балалар бакчасына 15 бала да йөри. Бер тапкыр да төзекләндерү эшләре башкарылмаган, 20 ел элек сафка баскан мәктәп диварларының ярыклары зураеп, балалар өстенә ишелеп төшмәсме? Сораулар күп, ә җаваплар юк.

2008 ел мәхшәре

2008 ел мәхшәрен бу районда яшәүчеләр яхшы хәтерли, алар гына да түгел. Әлеге елның 1 октябрендә уку-укыту вакытында Беляевка район урта мәктәбе ишелеп төште. 11нче сыйныфта укучы 5 кыз бала җимерек астында калып һәлак булды. Ә бер елдан соң, бу урында яңа мәктәп бинасын ачу тантанасы үтте.

Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, әлеге мәктәп бинасы 100 ел торачак. Яңа мәктәп бәясе –ул биш кызның үлеме.

Мәктәп мөдире җимерек диварларны күрсәтә

Русия мәктәпләрендә мондый фаҗигале хәл сирәк күренеш түгел. Ләкин масштабы буенча бу иң зурысы. Мондый хәлнең Русиядә булганы юк иде. 2008 елда әлеге фаҗига турында күп мәгълүмат чаралары сөйләде. Беляевка фаҗигасе очраклы хәл булмый.

Тикшерү нигезендә бер төп сәбәп каралды – бинаның тузганлыгы. Ул 40 ел элек төзелгән. Биш кызның берсе, татар кызы Зинира Искакова, туган авылы – Алабайтал зиратында җирләнде. (Алабайтал мәктәбе тугыз еллык булганлыктан, Зинира мәктәпне Беляевка район үзәгендә тәмамламакчы була.)

Мәхшәр кабатланмасмы?

Бу юлы инде диварлардагы ярыклар мәрхүмә Зинираның туган авылы мәктәбендә барлыкка килде. Өстәвенә, әлеге мәктәпнең беренче сыйныфында һәлак булган кызның бертуган сеңеле - Ләйсән укый.


Ак кирпечтән төзелгән мәктәпнең дивардагы ярыклары эчтән дә, урамнан да күренеп тора. Беренче ярыклар узган елның сентябрь аенда барлыкка килә һәм әкренләп зурая башлый. Бу хакта Алабайтал мәктәп мөдире Ильгиз Әхмәтҗанов әйтте.

“Мәктәпне 1 сентябрьдә кабул иткәндә берни дә юк иде. Ярыклар соңрак барлыкка килде, аннан алар зурая башлады. Шуннан, без эксперт бригадасы чакыртып, экспертиза ясаттык. Алар: “Бер дивар кулланырга яраксыз”, дигән нәтиҗә ясыйлар. Капиталь ремонт булырга тиеш иде. Ләкин район мәгарифе бүлеге җитәкчесе: “ Дүрт мәктәптән берсе генә төзекләндерелә, сезнең мәктәп бу планга керми”, диде.

Гарантияле хаттан күренгәнчә, без 2011 елның беренче сентябренә кадәр генә эшли алабыз. Аннан, алар җаваплыкларын үз өсләреннән алалар. Ярык хәзер инде бер урында тора. Тик куркынычы шунда: түбәдәге плиталар матча өстендә ята. Ә матча уйнап китсә, ул төшеп китәргә мөмкин, чөнки ярыклар бит матча читендә барлыкка килгән”, ди мәктәп мөдире.


Узган елны шундый ук ярыклар Сакмар районының Үрге Чебенле исемле татар авылы мәктәбе диварларында барлыкка килгән иде. Кышкы салкыннарда мәктәп эченнән ук урам күренә башлагач, мәктәпне ябып, балаларны күрше авыл мәктәбенә укырга йөрттеләр.

Әлеге мәктәпнең төзекләндерү эшләре шулай тиз арада уңай хәл ителде: дүрт айдан соң, яңартылган мәктәп үз ишекләрен ачты. Ә менә Алабайтал мәктәбенең диварларында барлыкка килгән ярыклар зураймыйча гына 2012 елны көтәрме икән?
XS
SM
MD
LG