Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: “Кычытмаган җирне кашыйлар”


“Безнең гәҗит” татар телен укытуга каршы үткәрелгән митингларга үз фикерен белгертергә ашыга. “Кайберәүләр бүген сәяси максатларын тормышка ашыруда үз балаларын кулланудан да тартынып тормый”, ди Кутушев газетның соңгы санында.


Узган атна азагында рус телен яклап митинг үтүен Казандагы гадәти тормыш белән яшәүче күпчелек татар гаиләләре белми дә кала. Туганнары, танышлары бу турыда әйткәч, “Шулай булдымыни...” дип битараф кына җавап бирәләр. Ул гаиләләр күңелләре, рухлары белән татар теле өчен җан атсалар да, бүген аларны башка мәсьәләләр борчый: көндәлек мәшәкатьләр, балаларны кияүгә бирү, өйләндерү, кеше итү, арзан бәягә ашамлыклар, көнкүреш әйберләре алу дисеңме.

“Кемдер милләтара тынычлыкны бутарга җыена”

Икенче бер төркем халык, Сәйдулла әфәнде белдергәнчә, кычытмаган җирне кашып йөри. Автор белдергәнчә, татар теленә каршы митинг үткәрүче рус җәмгыяте моңа кадәр дә туган телебез үсешенә аяк чалып килә. Ләкин бу юлы берничә куянны бергә тотмакчы булганнар, күрәсең. Алар республикада ике дәүләт теле дигән сүзләрне ишетергә дә теләми.


“Дөресен әйткәндә, алар ишетмәячәк тә. Чөнки бүген мәсьәләне сәяси яссылыкка күчереп, кемдер үзенә «очко»лар тупларга, республикадагы милләтара тынычлыкны бутарга җыена шикелле”, ди Кутушев “Кычытмаган җирне кашу” исемле язмасында. Шунда ук ул татар телен яклап митингка чыгучыларны да искә ала, аларның үзләрен тиешле дәрәҗәдә тотуларын әйтә. Чөнки рус җәмгыяте вәкилләрендә татарларны кимсетүче шигарләр шактый була.

Рус теле дә “превед, медвед” дәрәҗәсендә

Язмада автор рус теле өчен борчылучыларны да аңларга тырыша. Русиянең яшь буыны түбән белемле, сөйләшүләре дә кешечә түгел икән.

“Чеп-чи рус төбәкләрендә дә белем юк, яңа буын хатасыз яза белми, китап укымый, аралашканда дөрес җөмлә төзи алмый. Бөтен телләре интернеттагы «превед, медвед»ка кайтып кала, «до свидания» дип әйтәсе урынга «лан, че» дип саубуллашалар…” дип, Сәйдулла әфәнде тел мәсьәләсенә төрлечә якын килә.

Татар – татар телен укытуга каршы


“Безнең гәҗит”тәге әлеге язма аша без укымышлы кешедер инде бу дип уйлаган милләттәшләребезнең татар телен укытуга каршы булуын да белдек. Пенсионер, КХТИ доценты үз сүзләрен оныгын кулланып җөпләмәкче.

«Оныгым инглиз мәктәбендә укый, анда атнага 5 сәгать – татар, 5 сәгать – рус теле һәм әдәбияты, 5 сәгать – инглиз теле. Бу дөресме инде? Татар теле ике сәгать булса, шул җиткән! Анысы да, минемчә, башлангыч класста гына», – дигән ул «Аргументы и факты – Казань» газетасы хәбәрчесенә. Мондый белдерүгә бәя бирүне, хөрмәтле укучылар, сезнең хөкемгә калдырам…”, дип дәвам итә сүзен Кутушев.

Ул әлеге алымнар белән кайберәүләрнең сәяси карьера ясарга омтылыш ясавын, мәкерле максатларын тормышка ашыру өчен үз туганнарын кулланудан да тартынмауларын әйтә.

Рус телен яклап “пар чыгарулар”га яз тәэсир иткәндер, кычкырып, талашып аласылары килгәндер дип, автор язмасын ярым җитди, ярым шаяру төсмере белән тәмамлый.
XS
SM
MD
LG