Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мортаза бабай, акчаны отдавай!”


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы узды. Анда милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин 22 апрель Мортаза Рәхимовка каршы мәхкәмә булачагын ирештерде.

Сүз ягулык тармагын сатудан килгән 63 миллиард сум акчаны хосусый “Урал” фондыннан республика казнасына кайтару турында бара. Мәҗит Хуҗин татар оешмалары берлеге шурасы мәхкәмә барган чакта каршылык чарасы уздырырга булды, дип, шигарьләр белән таныштырды.

Алар арасында: “Рәхимов! Татар гимназиясен җимергән өчен миллиардларны кайтар!”, “Мортаза бабай, акчаны отдавай (кайтар)” һәм “Салават Юлаев: мин халкымны якладым, Акмулла: мин халкыма мәгърифәт бирдем, Мортаза Рәхимов: мин халкымны таладым” кебек шигарьләр дә булачак.

Утырышта Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреевларны яклау турында да сүз барды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Кеше үтерүчеләргә алты ел биргән очраклар бар. Мин Дилмөхәммәтовны гаепле димим, ләкин бу каты җәза. Аңа аның яртысы да таман булыр иде. Чынлыкта, бу безнең барыбызга сабак.

Тыңлаучан булырга, хакимияткә каршы әйтмәскә, үз фикереңне белдермәскә дигәнне аңлата. Мин аларны яклап каршылык чарасы үткәрү кирәк дип исәплим”.

Утырышта катнашучы кайберәүләр “Урыслар - Рязаньга, татарлар - Казанга!” дигән гыйбарәнең нәкъ менә авторы Айрат Дилмөхәммәтов булуын искә төшерделәр.

Моңа каршы милли хәрәкәт активисты Вил Латыйпов шулай дип чыгыш ясады: “Ә бит Мәскәүдә көн дә “Россия для русских” дигән гыйбарәләр, “Москва для москвичей” дигән гыйбарәләр яңгырап тора. Шуларга бәйле беркемне дә гаепкә тартканнары юк. Мин Айрат Дилмөхәммәтовның язмаларын укыдым. Аларда экстремистлык ярылып ята. Ләкин сәяси карашлар, үз фикерен белдерүе өчен генә кулга алырга тиеш түгелләр.

Бүген аларны, иртәгә Мәҗит Хуҗинны, берсекөнгә Кадерле Имаметдиновны утыртулары ихтимал. Шуңа мин дә хөкем ителүчеләрне якламасам да, сүз иреген, шәхес иреген якларга кирәк дип исәплим”, диде ул.

Утырыш хөкем ителүчеләргә карата югары мәхкәмә карарын чыгарганнан соң каршылык чарасы уздырырга килештеләр. Башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре бу шимбә - 23нче апрель үк әлеге мәсьәләдә пикет үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG