Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко Беларус халкына мөрәҗәгать итә


"Технологический институт" станциясы
"Технологический институт" станциясы

Беларус президенты еллык чыгышында метродагы шартлау, оппозицияне бастыру һәм икътисадый кризис турында сөйләде.

Беларус президенты Александр Лукашенко парламентта еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда илдәге вәзгыятьне «гадәттән тыш социаль-сәяси вәзгыять дип атады.

Беларус 13 кешенең гомерен өзгән, 200-ләп кешене яралаган 11 апрель террор һөҗүменнән әле дә айнып җитә алмый. Өстәвенә илдәге каты икътисадый кризис валюта байлыкларын ашап бетерде һәм халык арасында девальвациянең котылгысыз булуы турында сүзләр таралды.

Беларус милициясе ризасызлык белдерүчеләрне бастыра.
Декабрь аенда гына илдә зур җәнҗаллы сайлауда Лукашенко яңа мөддәткә президент булып калган иде. Халыкара күзәтүчеләр һәм оппозиция бу сайлаулар гадел булмады, хәрәмләшүләр белән үтте дип белдерде. Сайлау көнендә ризасызлык белдерергә җыелган халыкны хакимият көч белән бастырды. Анда катнашучыларны, шул исәптә президентлыкка кайбер намзәтләрне хөкем итү әле дә дәвам итә.

Метродагы шартлау турында сөйләгәндә Лукашенко, инде берничә кешенең тоткарлануына карамастан, аның сәбәпләре әлегә билгесез диде.

“Ачыкча әйтергә телим, бу террорист һөҗүменә килгәндә, без әлегә оешкан җинаятьчелеккә дә, бандитларга яки сәясәтчеләргә дә бернинди бәйләнеш тапмадык. Безнең аларны гаепләргә бернинди нигезебез юк. Әмма без барлык мөмкинлекләрне дә тикшерәбез”, - диде Лукашенко.

Шулай да аның чыгышының калган өлешеннән аның сәясәт белән бәйләнеш мөмкинлегенә зуррак игътибар белән каравы аңлашылды.

Александр Лукашенко.
Лукашенко: "Күрәсең, кемнеңдер Беларустагы вәзгыятьне тотрыксызландырасы, тәртипсезлек чыгарырга, халыкның хөкүмәткә ышанмавын тели. Шуннан соң булган проблемалар белән илебезне, бәйсезлегебезне буарга, эчке эшләребезгә турыдан туры тыкшыну өчен мөмкинлек ачарга һәм беларус халкына үз теләкләрен тагарга телиләр”, - диде.

Лукашенко үзен һәм хакимиятне узган ел ахырындагы президент сайлау чорында артык либерал булуда һәм шуның белән хәзерге киеренкелеккә өлеш кертүдә гаепләде. Сайлау алдыннан оппозицион намзәтләргә телевидение аша ил халкына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге хата булачагы турында әйткәнлеген искә төшерде.

Президент парламенттагы чыгышында бернинди компрописска бармаячагын, тотрыксызлануга юл куймау өчен һәммә нәрсәне эшләячәген әйтте.

"Без һәртөрле, бишенче, алтынчы яки 25-нче колоннаны юк итәчәкбез. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек. Һәм моның диктаторның җәмгыятьне бастыруы, Европа үзәгендә ниндидер диктатура урнаштыруы белән бернинди бәйләнеше дә юк”, - диде Лукашенко һәм халыкны бу вәзгыятьтән чыгу өчен уяу һәм бердәм булырга чакырды.

Беларустагы экономик кризисны исә ул дөньядагы икътисадый вәзгыятькә, бәяләрнең күтәрелүенә һәм һава шартларының начар булуына бәйләде. Валюта кытлыгын нефть, газ, тимер бәяләренең артуы белән аңлатты һәм халыкны чит ил машиналарын артык күп алуда гаепләде. Президент шулай ук бәяләрнең алга таба тагын да ныграк артачагы турында кисәтте.
XS
SM
MD
LG