"Азатлык" радиосы тыңлаучылар, интернет-сәхифәсен укучылар белән якыннанрак танышу һәм радионың заманча мөмкинлекләрен яшьләр арасында таныту максатыннан Казанның Мәскәү районында урнашкан 17нче татар гимназиясендә "Азатлык" көнен үткәрде.
Габдулла Тукайның туган көне – 26 апрель, "Мин татарча сөйләшәм" чарасының йомгаклау концерты алдыннан үткән бу чарада сөйләшү табигый инде тел, аны саклау, милләтнең хокуклары, милли мәгълүмат чаралары турында барды.
Дүшәмбе көнне иртән гимназиянең өлкән сыйныф укучылары радио хәбәрчеләре белән очрашуга компьютер сыйныфында җыелды.
Гимназия Бөтенрусия күләмендәге мәгариф програмнары кысаларында грант отып, заманча компьютерлар белән җиһазландырылган, wi-fi ягъни чыбыксыз интернет белән тәэмин ителгән. Очрашуда катнашучылар “Азатлык” радиосы һәм гомум татар проблемалары турында “Азатлык” мәкаләләрен укып, тапшыруларын тыңлап, видеоязмаларын карап фикер алыша алды.
Радио вәкилләре үзләре генә сөйләп калмыйча, сораулар яудыру гадәтләрен искә төшереп, яшьләргә дә сүз бирде, аларны хезмәттәшлеккә чакырды. Шулай ук очрашуда катнашучыларга, “Азатлык” хәбәрчеләренең көндәлек эш киңәшмәсендәге кебек, көн кадагына суккан иң кайнар, иң кызыклы темалар тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.
11нче сыйныф укучысы Һава Шәйдуллина электрон китапханәләр темасын күтәрде. Ул Әхсән Бәянов әсәрләрен интернетта табарга теләгән, әмма уңышсызлыкка очраган. Татар әдәбиятен табу, уку һәм үз компьютерыңа күчерү юллары башка татар яшьләрен дә кызыксындыра.
11нче сыйныф укучысы Фирүзә Галимәрдәнова мәгълүмат чараларында алар кебек урта мәктәптә укучы яшьләрнең иҗатын күрергә һәм ишетергә теләр иде. Бөтен Казан мәктәпләрен туплаган “Озын тәнәфес” фестивалендә бу гимназия укучылары да катнаша, Фирүзә шушы яшьләргә күбрәк игътибар күрсәтергә кирәк дип саный.
Инглиз теле укытучысы Гүзәл Хәйбуллина мәгълүмат чараларында негатив хәбәрләрнең өстенлек итү мәсьәләсен күтәрде. "Нигә татарча тырышып эшләгән укытучыларны, заманча әсбапларны күрсәтмиләр, проблемнар, низагларны, җәнҗалларны гына күтәреп чыгалар?" диде ул.
9нчы сыйныф укучысы Лилия Тарико үзе катнаш гаиләдән булса да, чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы белән кызыксына икән. Ул чит илләрдә татарча уку мөмкинлекләре, ничек оешып яшәүләре турында сорады.
Барлык тәкъдимнәрне "Азатлык" хәбәрчеләре язып алды һәм алар тапшыруларында шушы гимназиядә куелган сорауларга җавап табарга тырышачак.
Очрашуда татар телен куллану мәсьәләсе дә күтәрелде. Ни сәбәпле татарча белгән, исемнәре татар булган кешеләр бер-берсенә беренче чиратта урысча эндәшә? Бу хакта яшь буын ни уйлый икән? Бәлкем шушы яшьләр телне саклау чараларын төзүче дәүләт оешмалары түрәләре, милли хәрәкәт активистлары һәм татар теле укытучылары күрми калган, игътибар җитмәгән якларны беләдер?
Радио җитәкчесе гимназия укучыларының бу мәсьәләдәге уй-фикерләрен “Азатлык” сәхифәсендә бастырырга вәгъдә итте. Радио хәбәрчеләре яшьләрдән шушы хакта электрон хатлар көтеп кала.
Бу гимназия укучылары алдынгы карашлы яшьләр булып чыкты, аларның Русиядә бик популяр булган Vkontakte сәхифәсендә генә түгел, бөтен дөньяны үз эченә алган Facebook челтәрендә дә үз битләре бар. Кайбер егетләр-кызлар хәтта Русиядә әле яңа гына таныла башлаган Twitter челтәрен дә куллана.
Гимназия укучылары “Азатлык” радиосы тарихы, төп шигаре, максатлары, хәбәрчеләре, радио белән хезмәттәшлек иткән билгеле язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлекләре турындагы сорауларга җавап бирде.
Яшьләрнең сүзләреннән аларның бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга теләве, тарафсыз мәгълүмат алырга тырышулары, халыкара бәйсез мәгълүмат чараларының эш принциплары белән таныш булуы һәм дөньяның сулышы белән кызыксынып баруы күренде.
“Азатлык” радиосы шундый очрашуларны башка уку йортларында да үткәрергә планлаштыра.