Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мират Монасыйпов: "Тукай белән туганлык җепләрем бар"


Мират Монасыйпов "Әл-гасрел җәдид" журналын күрсәтә
Мират Монасыйпов "Әл-гасрел җәдид" журналын күрсәтә

Патша заманнарыннан ук Кытайда яшәгән Монасыйплар гаиләсендә Тукай нәселе белән туганлык җепләре булуы хакында сүзләр була. Уйгырстанда туып-үскән, хәзер Чаллыда яшәүче Мират әфәнде Тукай белән туган булуына нык ышана.


Мират Монасыйпов 1938 елда Уйгырстанның Чәвәчәк (Миркасыйм Госманов Чүгүчәк дип яза. Г.Г.) шәһәрендә туа. 17 яшьтән соң Алматы, Ташкент университетларын тәмамлый. 1963 елда КДУның физика факультетын бетереп, физика юнәлешендә эшли. 2008 елдан Чаллыда яши.

Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан аны мәктәпләргә, төрле клубларга очрашуларга чакыралар. Ул анда Тукайның өченче буыны буларак чыгышлар ясый, истәлекләр сөйли. М.Монасыйповның Г.Тукай белән туганлыгы ни дәрәҗәдә соң?

Г. Тукайның үзе исән чакта чыккан китабы. М.Монасыйпов архивыннан
“Кытай Чәвәчәгендә сигезьеллык татар мәктәбен бетердем. Гарәп. латин, кирил хәрефләре белән белем алдык. Яшь вакыттан ук әти-әни, безнең Тукайлар белән туганлык бар дип әйтә иде. Хәзер инде әти-бабайлар сүзенә 100% булмаса да, 90% ышанам, Тукай белән туганлыгыбыз бар. Без, Монасыйплар, Утар-аты авылыннан чыккан. Нәселебез муллалары Сәрдәдә дә мулла булып торган. Бу авыллар Тукай туган Кушлавычтан ерак түгел. Муллалар бер-берсе белән аралашып яшәгән. Габдулла Тукайның әнисе ягыннан миңа туган тиешле булуы хакында инде байтак мәгълүмат тупладым”, ди Мират әфәнде.

М.Монасыйповка хәзер 73 яшь. Тукай белән туганлыгын дәлилләү өчен шәҗәрә дә төзегән ул. Аның кулында Тукай катнашы белән чыгарылган “Әл-гасрел җәдид” журналы да бар. Биредә совет чорында бастырылмаган “Пушкин вә мин” шигырен дә укырга мөмкин.

"...шунда да күрмим үземне һич тә
Пушкиннан түбән.
Тугры күз салсаң эшенә
ул үзе миннән түбән".
Бу юллар Тукайның үзен Пушкиннан югары куюын күрсәтә. Чыннан да, Русиялеләрнең күпчелегенең бу юлларны укыганы юктыр әле.

Мират әфәнде Тукай шигъриятен шул заманда чыккан рәвештә, гарәп хәрефләре белән басылган китаплардан һәм журналлардан укый. Моннан бер гасыр чамасы элек чыккан бу матбаганың бер өлеше Мират әфәнденең китапханәсендә саклана.
XS
SM
MD
LG