Русия көч куллануга рөхсәт биргән очракта, БМОның Либиягә кагылган яңа резолюциясен якламаячак.
Бу хакта Сухумда үзбилгеләнгән Абхазия республикасы президенты Сергей Багапш белән очрашудан соң, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.
Март аенда Либия күгендә очышларны тыюга кагылган резолюцияне кабул иткәндә Русия тоткарланган иде.
Бүген шулай ук Лавров Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына Грузия рөхсәтеннән башка да керергә мөмкинлеген әйтте. Тифлис Русия чигендәге Абхазия һәм Көньяк Осетия җирләренә грузин яки халыкара таможня постлары куюны таләп итеп, Мәскәүнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүен чикли.