Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс, Миллибанд Әфганстанга килде


Кабул - Алдан игълан итмичә Әфганстанга АКШ дәүләт секретаре Кондолизза Райс һәм Британия тышкы эшләр министры Давид Миллибанд килде. Кабулдан соң алар көч куллану дәвам иткән көньяктагы Кандаһар вилаятенә китте.Анда чакта Райс, Әфганстанның киләчәгенә өмет зур, дип белдерде.

"Бу авыр көрәшнең максаты - Әфганстанда җиңү, Әфганстанны юкка чыга барган дәүләттән заманча ил итү, террорчылар оясын тар-мар итеп – террорның башка бер кайчан да була алмый торган җиргә әйләндерү, безнең шәһәрләргә һөҗүмнәрне булдырмау – менә озын-озак бу авыр көрәшнең максаты," диде Райс.

Ул арада Әл-Каиданың Әфганстандагы җитәкчесе Абу Лаит әл-Либиның американ һава һөҗүмендә һәлак булганы расланды. Пакsстынның төньягындагы Вәзиристан вилаятендә булган чарада 13 сугышчы үтерелгән. Әл-Каиданың Әфганстандагы башка бер вәкиле, Мостафа Абу әл-Язид, әл-Либиның үлеме Әл-Каиданы көчләндерәчәк кенә, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG