Уңда Әсхәт Әбрәров.
Чәршәмбе көн төшкә хәтле вакыт булгангадыр күрәсең, Кирмәндә әллә ни җанлылык сизелмәде. Мин чак эзләп тапкан түләү урнында да чират торучы төркемнәр юк иде. Ул Җәлил һәйкәле янындагы Спас манарасы астында икән. Анда билет сатучы Роза апа әйтүенә караганда, 5 кешелек һәм аннан зур төркемнәр кеше башына 20 тәңкә түли.
Хәйләкәрләр дә юк түгел, кирмән янына кадәр төркем белән киләләр дә, 3-4 кеше булып кереп тә китәләр. Билет сатучы ханым көнгә уртача күпме кешенең түләп керүен дә әйтмәде. “Түрәләрдән соргыз”, диде. Дөресен генә әйткәндә, әле бу яңа төр хезмәтнең, ягъни түләүнең нык иттереп җайга салынмаганлы күренеп тора.
“Казан Кирмәне” музей тыюлыгы башлыгының музей проектлары буенча урынбасары Айрат Ситдиков та узган ел кертелгән акча җыюның әлегә сынау рәвешендә икәнлеген әйтеп узды.
Айрат Ситдиков
Әлбәттә, музей тыюлык мөдире Рамил Хәйретдинов әйтүенә караганда, капка төбендә генә акча җыеп һәрберсе иң кимендә 50 миллионлык чыгымнар сораган яңа музейлар ачуга зур керем була алмый. Бүгенге көндә Кирмән эчендә 4 музей эшли. Исәпләре тагын 7-не ачарга.
Экскурсия төркемнәрен түләүле итү тарихына килгәндә, башка тур-ширкәтләр монда кеше алып килеп, кирмәнне күрсәтеп үзләренә абруй һәм акча эшләп йөрмәсен өчен булдырылган. Түләү кертелер алдыннан һәркем дә түләргә тиеш дигән тәкъдимнәр дә булган. Әмма бу хәл “намазга йөрүчеләрнең кесәсенә сугачак” дип Кол Шәриф мәчете җитәкчелеге каршы чыккан.
Бүгенге көнгә килгәндә исә, музей тыюлыкның үзенең экскурсия бүлеге бар. Кирмән белән ул гына таныштыра ала.
Мөнирә Сәйфетдинова