Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш яулыгы проблемасы конституция маддәләрен үзгәртә


Баш яулыгы мәсьәләсе конституцияне үзгәртерме?
Баш яулыгы мәсьәләсе конституцияне үзгәртерме?

Озак еллар дәвам иткән һәм соңгы бер айда куерган университетларда баш яулык куллануны тыйган конституция маддәләренә үзгәреш кертү буенча мәҗлестә тавыш бирү башланды.


Хөкүмәттәге АК партия белән оппозициядәге Милләтче Хәрәкәт Партиясе (МХП) килешеп хатын кызларның башларын Исламча төрбан дип аталган баш яулыгы белән япканнары өчен университетларга кертелмәве проблемасын чишү буенча конституциянең ике маддәсен үзгәртәләр.

Бер конституция маддәсен үзгәртү яки аңарга ревизия ясау өчен парламент әгъзаларының өчтән беренең яклавына ирешү шарты бар. Бу да 367 тавыш дигән сүз. АК партия белән МХПнең депутлар саны моңа җитә. Аларның 550 урынлы Милләт Мәҗлесендә тулаем 410 депутаты бар. Менә 6-нчы Февралдә 11 сәгаткә сузылган дебатлардан соң конституциянең 10 һәм 42-нче маддәләренә төзәтмә кертү тәкъдиме беренче турда, ягъни беренче укылышта узды. 10 маддәгә үзгәреш 401 яклау, 110 каршы; 42 маддәгә үзгәреш 404 яклау 99 каршы тавыш белән узды. 9-нчы февралдә исә икенче тур тавыш бирү булачак. Парламента тавыш бирү вакытында бик каты сүзләр дә әйтелде.

Оппозициядәге Җөмһүрият Халык Партиясеннән (ҖХП) Һаккы Сүһа Окай “бу адым Төркиядәге контрреволюцион көчләргә кыюлык бирәчәк” дип әйтеләр. ҖХП лидеры Дениз Байкал исә журналистларга “Без бу конституциягә тугърылыклы булырга ант иттек. Я азатлык сугышы ясап, яңа дәүләт төзисең, я революция ясап, асып үтерелүе ихтималын да күз алдында тотып гына яңа конституция әзерлисең” дип белдерде.

Дәүләт министры һәм премьер министрның урынбасары Җемил Чичек исә парламентта ҖХП депутатларына төбәп “Сез лаиклыкның үлчәве түгелсез… 50 ел шул ук сүзләрне кабатлыйсыз” дип белдерде. МХП-дән Фарук Бал исә “Бу үзгәреш университетлардагы тартышны бетерәчәк” дигән фикер әйтте. Шул ук партиядән парламент рәисенең урынбасары Мерал Акшенер исә журналистларга “Төрбан мәсәләсен ирләр барлыкка китерде, АК партия һәр даим динне сәяси мәксатлар өчен куллана” диде. Шулай итеп, бу үзгәрештәге уңышның җимешләрен тик АК партиягә генә ашатмаячакларын аңларга бирде.

Академиклар арасында исә төрлечә карашлар бар. Бер төркем сул юнәлештәге академик либерализм исеменән иреклекне яклауларын белдерделәр. Алар өч мең университет хезмәткәреннән имза җыйдылар. Аларга каршы төркем җыйган имза исә ике меңгә иреште. Ә университетларда хезмәт күргән академикларның тулаем саны 86,5 меңне аша. Шуларның 40 %-ы хатын кызлар. Төрбан куллануны яклаган хатын-кыз академиклар исә 200 кеше генә булган. Бу арада 1557 хатын-кыз һәм 993 ир белән үткәрелгән бер анкетаның нәтиҗәсе иглан ителде. Шуңа күрә хатын-кызларның бер проценты гына баш яулыгы сәбәпле университетларда укый алмаган. Шушы тикшерүнүне алып барган Проф. Ерсин Калайҗыоглу Төркиядә хатын кызларның статутын билгеләгән ике төп фактор бар. Беренчесе ярлылык, икенчесе халыкның, бигрәк тә ирләрнең үтә кәдимче, яңалыкларга каршы булуы. Чыннан да Төркия Һөнәр Берлекләре Конфедерациясе ясаткан бер тикшеренүгә күрә, илдәге 15 белән 29 яьштәге хатын-кызларның 60 проценты эшләми.

Кыскасы Төркиядә үтә динче мөселманнар кыз балаларына кече яшьтән үк басым ясыйлар. Башлангыч мәктәптән соң укытмыйлар, бик яшь чакта ук өйләндереп, өйдә утырталар. Инде бу шартларда башяулыгы мәсьәләсе проблеманың вак бер өлешен генә тәшкил итә. Атеизм тәҗрибәсе уздырмаган Төркиядә диннең басымы аркылы хатын-кызлар күп нәрсәдән мәхрүм ителә. Бу җитдирәк һәм чишелүе әлегә мөмкин булмаган бер проблема булып кала бирә.
XS
SM
MD
LG