Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсендә Гаилә елына багышланган чаралар бара


Өлкә үзәгенең Никахлашу сараенда гыйнвар аенда туган балаларга Туу турында таныклык тапшыру тантанасы һәм саф татар районы Иске Кулаткыда Гаилә бәйрәме зурлап уздырылдылар.

Аларның төп максаты – бала тапкан гаиләләрне олылау аша үрчү ягыннан дәүләти программаны тормышка ашыру.

Өлкә үзәгендәге чарада Өлкә башлыгы Сергей Морозов һәм шәһәр мэры Сергей Ермаков та катнаштылар. Чакырылган 10 гаиләнең икесе – татар милләтеннән. Анда Рәйсә һәм Рәшит Әхмәдиевләр гаиләсе игътибар үзәгендә булды. Сәбәбе дә юк түгел: 56 яшендә беренче мәртәбә бала табу бәхетенә ирешкән Рәйсә ханым турында Мәскәү телевидениесе дә тапшыру бирде, “Ватаным Татарстан” гәзите дә язып чыкты. Ул вакытта Рәйсә ханым беренче улына нинди исем бирү турында карар кылмадым, мәчеткә барып киңәшләшәсе бар әле, дигән иде. Илдар дип атаганнар икән нәнине. Әхмәдиевләр гаиләсе Татарстанның Биектау районыннан килеп урнашкан икән. Рәшит әфәнде тол калгач, Рәйсә ханым аңа киягә чыга һәм әнисез калган 3 баласын тәрбияләп үстерә. Тик менә үзе, бик теләсә дә, авырга уза алмый. Һәм, ниһаять, 56 яшендә ана бәхетенә ирешә. Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән ханымның бәхете чиктән ашкан, калган гомерен Илдарны чын мөселман баласы итеп тәрбияләүгә багышларга ниятли.

Тантанада нәни Алия белән Адиләгә дә таныклык тапшырылды. Игезәкләр Вырыпай бистәсендә яшәүче Гөлфия һәм Рслан Айзәтулловлар гаиләсендә туганнар. Гөлфия әйтүенчә, гаиләдә саф татарча сөйләшәләр, нәниләр дә татар кызлары булып үсәчәкләр. Бу гаилә “Ана капиталы”на ия булды. Өлкә башлыгы исә аларны моның белән генә туктап калмаска өндәде.

Иске Кулаткыда узган Гаилә бәйрәме дә шул ук үрчү мәсьәләсенә үз өлешен кертү максатыннан оештырылган иде. Анда күп балалы гаиләләр һәм ятимнәрне тәрбиягә алган ата-аналар катнаштылар. Беренче булып сүз тоткан район башлыгы Рәхимҗан Бәкеров Мәскәүнең гаиләгә кагылышлы уңай карарларын районда тормышка ашыру чаралары белән таныштырды.

Узган елда районда 82 сабый туган. Яшь гаиләләр өчен торак программасында 30 – 35 яшьлек кулаткылылар катнаша ала. Бәйрәмнең төп эчтәлеге – үрнәк гаиләләрне зурлау. Мәсәлән, Иске Мостяктан – Хәбиевләр, Яңа Зимничәдән – Бәхтиевләр, район үзәгеннән Абайдуллиннар династияләре турында күп матур сүзләр яңгырады. Иске Атлашта яшәүче Калюшевлар гаиләсе 2007-елгы “Гаилә конкурсы лауреаты” дип игълан ителде. Шулай ук 55 ел бергә яшәгән Роза һәм Кәлимулла Бакыевлар гаиләсе турында күп матур сүзләре яңгырады.

Кызганыч ки, районда ятим балалар да бар. Шунысына шөкер, дияргә буладыр: андыйлар да ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм түгелләр: 10 гаиләдә 16 ятим тәрбияләнә. Ә Рәхилә һәм Абдулла Дәвәтаевлар гаиләсе 17 ел инде ятимнәргә гаилә бәхете бирәләр. Бүген дә 5 ятим тәрбиялиләр.

Читкәрәк китеп, бер хатирә белән уртаклашу да урынлы булыр кебек. 1990-елда Иске Кулаткыда район адвокаты белән сөйләшергә туры килгән иде. Менә, ди, бу районда судлашу да юк, күрше районнарда гына үземә эш табам.

Соңрак, татар районы өлкә җитәкчелеге тарафыннан үзе үк ятим хәленә төшерелгәч, аңа да эш табылды-ы-ы-ы… Эшсезлектән, чарасызлыктан яшәү мәгънәсен югалткан халык эчүгә сабышты. Һәм районда ятимнәр пәйда булуы да – шуның нәтиҗәсе.

Гаилә бәйрәменә кайтсак, артабан районның уңган, булдыклы шәхесләре турында сүз булды. Монысы инде – алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү максатыннын. Чара ахырында Динара белән Ленар гаиләсе теркәлде. Гүзәл һәм Руслан Әхмәревлар гаиләсенә район башлыгы “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.
XS
SM
MD
LG