Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә шәригать кануны кертелерме?


Британ мөселманнары җомга намазына бара
Британ мөселманнары җомга намазына бара

Англия чиркәве җитәкчесенең Британиядә шәригать канунының кайбер өлешләрен гамәлгә кертү тәкъдиме кайнар бәхәсләр уятты. Берәүләр бу адым мөселманнарга яраклашырга ярдәм итәчәк дип аңа хуплау белдерсә, башкалар – кискен каршы чыкты.


Англиянең иң эре чиркәвен җитәкләгән Кентербери (Canterbury) архиепискобы Роуэн Уильямс (Rowan Williams) фикерләре, гадәттә, зур кызыксыну уята. Бу юлы да шулай булды. Sky News телекомпанисенә биргән әңгәмәсендә ул, Британиядә күп мөселман яшәвен искә алып һәм шушы күп динле, күп милләтле, күп мәдәниятле җәмгыятьтә бердәмлекне көчәйтү нияте белән шәригатьнең кайбер кануннарын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Халыкны төшендерү өчен ул шәригатьне канунчылыкның бер төре дип аңлатты:
Роуэн Уильямс

"Шәригатьне тану ул фәкать ниндидер бер язылган текст нигезендәге канунчылык ысулларын тану", диде Роуэн Уильямс.

Берүк вакытта Уильямс үз акылында булуын һәм кайбер ислам илләрендә шикелле, хыянәт өчен кешене таш атып үтерү кебек җәзалар кертергә чакырмавын искәртте. Шулай да, бу тәкъдимгә тискәре мөнәсәбәт, күбрәк булды.

Британ премьер-министры Гордон Браун (Gordon Brown), сүзчесе аша, бу илдә Британ кыйммәтләренә нигезләнгән кануннар гамәлдә булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде.

Ә илнең эчке эшләр министры Джеки Смит (Jacqui Smith): "Минемчә, бу илдә бер генә канун бар һәм ул демократик юл белән ирешелгән канун. Ул бар җәмгыять ихтирам иткән кыйммәтләргә нигезләнгән, аны барыбыз да кабул итә", - диде.

Британнарны төрле мәдәният, теллләр, гореф-гадәтләр белән шаккаттырып булмый. Лондон һәм башка эре шәһәрләрдә бу гадәти күренеш. Әмма архиепископ Уильямс тәкъдиме кайнар бәхәсләр уятты. Британнар төрлелекне канунда ук теркәргә әле әзер түгел.

Христианнар гына түгел, мөселманнар арасында да бу тәкъдимгә каршы чыгучылар бар.

"Минемчә, Көнбатыш җәмгыяте мондый тәкъдимне кабул итмәскә тиеш, мөселман руханиыннан чыгамы ул, христианнанмы", диде Лондондагы Гарәп-Иран үзәге мөдире Али Нуризаде.

Нуризаде сүзләренчә, кабул ителсә, бу Британия өчен иң яман карар булачак, чөнки ул демократия, һәркемгә бер канун дигән системга каршы килә.

Ләкин кайбер мөселманнар аның белән килешми. Алар шәригатьне кертүгә каршы түгел, тик аны яраклаштырырга кирәк, диләр:

"Шәригать безгә 18 гасырдан килгән. Дөнья инде шактый үзгәрде. Бу үзгәрешләрне искә алмый торып, шәригатьне таләп иткән шул ук хатын-кызлар да гаделлеккә ирешмәячәк", диде мөселман парламенты һәм мөселман институты җитәкчесе Гаязетдин Сиддики.

Кайбер мөселманнар исә, бу тәкъдимне ныклап тикшерергә чакыра. Британиядә барлыгы миллион ярым чамасы мөселман бар. Өйләнү, аерылу, мирас калдыру кебек мәсьәләләрне алар еш кына башка илләрнең мәчетләренә барып хәл итергә мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG