Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Татарстанга чын йөзен күрсәтте


Путин: Татарстанның 90-нчы еллардагы мөстәкыйллеге "башка сыймаслык нәрсә"
Путин: Татарстанның 90-нчы еллардагы мөстәкыйллеге "башка сыймаслык нәрсә"

Яңа президентны сайлауга өч атна вакыт калганда, Путин, Русиянең Дәүләт Шурасында чыгыш ясап, илнең киләчәген ничек күрүен сөйләп бирде. Шул киләчәкне ул кимендә 2020-нче елга кадәр күрә. Шушы чыгышында Владимир Путин Көнбатышны кискен тәнкыйтьләп, Татарстанга да кагынып алды.

Былтыргы февраль ае Путиннең Мюнхендәге иминлек конференциясендә "салкын сугыш" стилендә ясаган чыгышы белән истә калган иде. Ул конференция быел да була, нәкъ менә шушы атна азагында ачыла, әмма Путин инде анда бу юлы катнашмый.

Тик шуңа да карамастан, аның былтыргы төсле кырыс белдерүләр белән чыгу теләге әле һаман да бетмәгән булып чыкты - Путин моны җомга көнне Русиянең Дәүләт Шурасында ясаган чыгышында күрсәтте.

Соңгы елларда Русия Путин җитәкчелегендә ил эчендәге төрле хөсетлекләрне бетереп, һәм тотрыклылыкка ирешеп, үзенең дөньядагы абруен ныгытты - Владимир Путиннең телевидение аша бар илгә күрсәтелгән чыгышында төп фикер булып шул ята.

"Русия куәтле бер дәүләт булып кире дөнья мәйданына кайтты, бу дәүләт белән хәзер исәпләшәләр һәм бу дәүләт хәзер үзен яклый алырлык хәлдә. Без илнең тәрәккыяте, халыкның һәм илнең икътисады мәнфәгатьләрен яклау өчен эшли торган җитди бер тышкысәяси мая туплый алдык", дип исәпли Путин.

Хәзерге президент 90-нчы елларда үзе дә хакимият даирәләрендә булуга карамастан, аның шул чорны тәнкыйтьләргә яратуы сер түгел. Дәүләт Шурасындагы чыгышында Путин янә шул темага кереп чыкты - чечен сугышчыларының Дагстанга басып керүе, хәтта Татарстан исеме турыдан-туры әйтелмәсә дә, кайбер төбәкләрнең үзләрен Русия белән берләшкән дәүләт буларак билгеләве телгә алынды. Моны Владимир Путин "башка сыймаслык" бер мисал дип атады. Кайбер төбәкләрнең ватандашы булып та, Русия ватандашы булмаска мөмкин иде, дип дәвам итте Путин үзенең Татарстан дәүләтчелегенә чын мөнәсәбәте нинди булуын ачыктан-ачык күрсәтеп.

Моңа кадәр рәсми Мәскәү бу өлкәдәге карашларын болай кискен күрсәткәне юк иде. Татарстан җитәкчелеге өчен Путиннең бу чыгышы шактый каршылыклы хисләр уятырлык булды.

Әмма Русиянең урыныннан китәргә җыенган президенты моның белән чикләнмәде, былтыр Мюнхендәге рухны яңартып янә Көнбатышны кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Путин Русиянең Дәүләт Шурасы каршында
Путинне бигрәк тә НАТОның киңәюе, аның әкренләп Русия чикләренә якынаюы борчый икән. Мәскәүнең НАТОдан ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында шулай куркуын бөтенләй аңлатып тормыйча, Владимир Путин "без менә Кубада, Вьетнамда үз хәрби ныгытмаларыбызны яптык, ә алар Румыния һәм Болгарстанда яңаларын корып яталар, Польшада һәм Чехиядә ракета калканын төзиләр", дип белдерде.

Әмма берүк вакытта Путин, Русиянең Куба һәм Вьетнамдагы ныгытмаларын Көнбатыш белән дус яшәү максатында түгел, ә фәкать акча җитмәү сәбәпле генә ябуын әйтеп тормады.

Читтән янаган дошман белән, бу очракта Көнбатыш белән куркытуны үзенең яраткан бер темасына әйләндергән Путин фикеренчә, Көнбатыш хәзер яңа ашкынып кораллану башлап җибәрмәкче. Русия моңа үз кораллы көчләрен заманчалаштыру белән җавап бирергә тиеш, диде Владимир Путин Дәүләт Шурасындагы чыгышында.
XS
SM
MD
LG