Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа тикшеренү: Русиядә президент сайлавына өмет белән дә, шөбһә белән дә баралар


Алда торган президент сайлав хакында Русия халкының фикере инде мәгълүм - күпчелек катнашырга җыенса да, тавыш бирүнең гадел булуына ышанмый һәм Мәскәү Кремле җиңүчене инде билгеләп куйды, дип исәпли.

Берүк вакытта халыкның моңа әллә ни исе дә китми, сайлауның шулай оештырылуына ышанса да, гади кешеләр яңа президент килгәч тә тормыш шартларының яхшыруына өметләнә.

Русия халкының алдагы президент сайлавына караган шушы фикерләре Азатлык радиосы кушуы белән үткәрелгән махсус тикшеренү нәтиҗәләреннән билгеле булды. Ул гыйнварның 11-21-ендә Левада үзәге тарафыннан оештырылган иде.

Нәтиҗәләр Русия халкында шактый кызыклы, һәм урыны белән хәтта каршылыклы да карашлар булуын ачыклады. Кешеләр варисның инде алдан билгеләнүен белә һәм шуңа да президентның чын мәгънәсендә гади халык тарафыннан сайлануына ышанмый. Башка нәмзәтләрнең көрәштә катнашуында әллә ни зур мәгънә юк, тавыш бирү ирекле һәм гадел түгел. Фикере сорашканнарның күпчелеге асылда шулай дип уйлый.

Ләкин шуңа да карамастан, аларның дүрттән өч өлеше мартның 2-сендә узачак тавыш бирүдә катнашырга җыена. Ә ул сайлауда хәзерге президент варис итеп билгеләгән Дмитрий Медведев җиңер дип көтелә.

Фикер белешү ачыклаган бу карашларны кайбер сәясәт белгечләре, Русия җәмгыятендә үзенә күрә бер социаль килешү барлыкка килү белән аңлата. Җәмәгәтчелек хакимият белән, сез безгә азмы-күпме тотрыклылык һәм Яхшы яшәү шартлары тудырасыз, ә без сезгә шуның өчен йомшак яклавыбызны бирәбез, дип килешә.

Мәскәүдәге Карнеги үзәгеннән Николай Петров:

"Килеп туган шартларда, ягъни халыкка язылмаган бер килешү бирелеп, алар күпмедер дәрәҗәдә иреклекләргә ия булган һәм яшәү шартлары яхшырган бер мәлдә, гади халык хакимиятләргә "безнең хәлне начарайтмаганда теләсә нишләгез шунда" дигән ишарә бирә. Шунлыктан, кешеләр сайлауның гадел үтүенә аерым игътибар биреп тә тормый", ди Николай Петров Русия халкының тавыш бирүгә битараф каравы турында.

Чыннан да, Азатлык кушуы белән уздырылган фикер белешү 40-45 % халыкның, сайлау тормыш стандартларының тагын да яхшыруына китерәчәк дип уйлавын күрсәтә.

Левада үзәгендә эшләүче Борис Дубин фикеренчә, кешеләрнең шушы өметләре яңа президентның Путин юлыннан барачагына ышану белән бәйле.

"Русиялеләр өметләнгән төп нәрсә шул - алар Путин юлыннан бару дәвам итәчәк дип уйлый, һәм Медведевны Путиннең дәвамчысы итеп күрә", ди Дубин.

Русиядәге сайлауның гадел үтәчәгенә фикере сорашкан халыкның 40-тан да азрак проценты ышана. Бу шактый түбән күрсәткеч, әмма икенче яктан, үктәбрдә узган тикшеренү саннары белән чагыштырганда, Русияләрнең тавыш бирү гәделлегенә ышануы күпкә арткан - Дума сайлаулары алдыннан бу күрсәткеч ике мәртәбә зуррак иде.

Берүк вакытта халыкның 65% барыбер, сайлау нәтиҗәсе Путин һәм Кремльдәге хакимияткә бәйле, дип уйлый.



* Азатлыкның фикер белешү нәтиҗәләрен биредә күреп була.

XS
SM
MD
LG