Accessibility links

Сербия сербларны Косоводан китмәскә чакыра


Сербия Косово сербларын Косово бәйсезлек игълан иткәннән соң да үз урыннарында калырга чакырды.
Якын көннәрдә Косово җитәкчелеге бәйсезлек игълан итәр дип көтелә.
Сербия премьер-министры Воислав Коштуница Сербия хөкүмәте Косовоның бәйсезлеге гамәли түгел дип белдерәчәк диде.
Сербия хөкүмәте иртәгә очрашып Косовоның бәйсезлегенә каршы алдан чаралар күрү турында сөйләшер дип көтелә.
Анда әлеге яңа дәүләтне таныган илләргә каршы җавап чаралары турында да сүз булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG