Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәлил бүләге өчен көрәш боз өстендә барачак


Шагыйрь Муса Җәлил бүләгенә Чаллыда үткәреләчәк быелгы ярышларда берничә үзенчелек бар.

“Азатлык” хәбәрчесе сорауларына бәйгенең баш хөкемдары Р. Фәйзуллин җавап бирде:
"Турнирга 60 команда катнашу турында гариза җибәрдек. Татарстаннан тыш Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чуашстан, Самара, Оренбур, Пермь, Ульян өлкәсеннән җәмгысы 13 төбәктән кунаклар көтәбез. Татарстанда 5-6 команда. Әлмәт, Балтач, Кукмара, Арча, Казан командалары тотрыклы көрәшә. Төп көрәш алар арасында булыр, дип уйлыйм. Боз өстендә көрәшү дигәч, тәннәр чымырдап китте. Без боз өстенә салу өчен Мамадыштан такталар алып кайттык. Шул такта өстендә резин, резин өстенә келәм җәйдек. Көрәш 5 келәм өстендә барачак."
Шул арада Чаллыга Мамадыш көрәшчеләре беренчеләрдән булып килде. Командада иң танылганы Наил Васыйлов. Аңа 54 яшь. Ул быел 130 кило авырлыкта яшьләр белән көч сынаша. Ветеран көрәшче Чаллының боз сараена китерелгән Мамадыш такталары командага уңыш китерер дип, саный. Шулай итеп, татар-башкорт көрәше буенча бәйгенең боз сараенда узуы бер үзенчәлек булса, анда 130 кило авырлык үлчәвен кертү икенче яңалык. Шимбә көнне ярышлар иртәнге 9да башлана, якшәмбе көнне төгәлләнә.
XS
SM
MD
LG