Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлис: Косово Абхазия һәм Көньяк Осетия өчен үрнәк түгел


Тифлис – Грузия перзиденты Михаил Саакашвили, Русиягә, Косово үрнәген Абхазия һәм Көньяк Осетиягә җәелдерү мөмкин түгел, дигән кисәтү ясады.

Җомга көнне Русиянең тышкы эшләр министрлыгы, Мәскәү Абхазия һәм Көньяк Осетия белән эш иткәндә, Косовоның бәйсезлек алуын искә алып эш итәчәк, дигән белдерү ясаган иде.

Грузия рәсмиләре бу белдерү уңаеннан Мәскәүдән рәсми аңлатма таләп итә.
XS
SM
MD
LG