Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Мазһаров: “Татарлар һәм башкортлар – бер халык, алар бергәләп эш итәргә тиеш”


Әхмәт Мазһаров «Сәләт-Прага» мәктәбендә лекция укый
Әхмәт Мазһаров «Сәләт-Прага» мәктәбендә лекция укый

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров шушы көннәрдә Европага сәфәре вакытында Азатлыкның Прага студиясендә дә булып китте. Форсаттан файдаланып, без Әхмәт әфәнде белән әңгәмә кордык. Сөйләшүебезне сәфәрнең максатыннан башладык.

Чехиягә килүемнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, Чех республикасының фәннәр академиясе президенты Иржи Драгош белән очрашу. Икенчедән, Татарстан фәннәр академиясе җитәкчелегендә эшләүче «Сәләт» яшьләр хәрәкәте шушы көннәрдә Прагада үзенең чираттагы, өченче мәктәбен үткәрә, аларны үз күзем белән күрәсем килә иде. Өченчедән, Германиягә барып, андагы Кемниц һәм Франкфурт шәһәрләрендә күптәнге партнер ширкәтләр белән очрашулар үткәрү.

Чех фәннәр академиясенә очрашуга килгәч, йөрәккә иң ятышлысы шул булды, астрономия институты мөдире Ян Палоуш беренче сүз итеп “Ә сез академик Рәшит Сюняевны беләсезме?” дип сорады. “Әлбәттә беләбез, ул безнең мәшһүр татар галимебез, академиябезнең әгъзасы, бергә эшлибез” дидем. Шушы сүзләр нәтиҗәле сөйләшүләрнең башлангычы булды.

Димәк, Рәшит Сюняевне дөньяда татар галиме буларак беләләр?

Шулай беләләр. Ул дөньякүләм танылган галим. Моннан биш-алты ел элек кайбер галимнәр татарлыгын яшереп йөрсә, Рәшит Сюняев “мин татар галиме, Татарстан академиясендә дә эшлим, Русиянекендә дә, Германиянекендә дә”, дип горурланып йөрде. Шуны да искә алып, узган ел аңа Фәйзал патша бүләге тапшырылды. Ислам дөньясында бу бүләк Нобель бүләгенә тиң.

Чехия һәм Татарстан фәннәр академияләре нинди өлкәләрдә хезмәттәшлек итә ала?

«Сәләт» белән килгәч, беренче итеп шул мәсьәләне күтәрдем. Менә өч ел инде без сәләтле яшьләребезне монда алып килеп укытабыз, аларга Европаны, дөньяны күрсәтәбез. Санак технологияләре, телләр укыту гына түгел, дөньяга карашлары киңрәк булсын өчен, мәдәният нигезләре белән таныштырабыз. Бу бик кирәкле эш.

Әмма, ике көн күзәткәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдем – сәләтле татар балалары Европага килеп үз казанында гына кайнаса, бу бик үк нәтиҗәле түгелдер. Шуңа күрә, чех академиясе президентына киләчәктә бу мәктәпне бергәләп оештырырга тәкъдим иттем. Бу фикер аңа бик ошады.

Әйтик, унлап сәләтле баланы бездән, унлап сәләтле баланы алардан алып, яшь галимнәр мәктәбен оештыру. Алар бер-берсе белән аралашып, белем, тәҗрибә белән уртаклашып, бу мәктәпне тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрә алыр иде. Мин моны Американың «Шеврон» ширкәте белән булган хезмәттәшлек тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

Моннан тыш без тагын кимендә ике тармакта уңышлы хезмәттәшлек итә алабыз. Берсе машина төзелеше, бу өлкәдә чехлар шактый алга киткән. Икенчесе – табигый ягулыкны күкерттән чистарту өлкәсендә (Чехиядә күмер күп). Бу эштә инде, киресенчә, без алда барабыз.

Шулай ук, һуманитар фәннәр өлкәсендә дә хезмәттәшлек итеп була. Моңа этәргеч булырдай тарихи вакыйгалар да бар. Мәгълүм булганча, безнең археологлар Казан кирмәнендә Вацлав патша заманындагы акчаны тапкан иде. Шушы тәңкә Казанның меңьеллыгын исбатлаганда төп дәлилләрнең берсе булды.

Ягъни, безнең халыклар бер-берсе белән элек-электән бәйләнештә булган. Киләчәктә дә, шул исәптән фән өлкәсендә, хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр күп. Менә шушы ниятләр турында гомум килешү төзелде. Майның 15ләрендә ул көченә керергә тиеш. Аннары инде һәр аерым юнәлештә аерым килешүләр төзеләчәк.

Дөньякүләм танылган галимнәр дигәннән, чынлап та, андый шәхесләребез күп, тик кайберләре, сез әйтмешли, татарлыгын яшереп йөри. Берьяктан, математика, химиянең, гомумән, фәннең милләте юк, анысы. Икенче яктан, мәшһүр галимнәребез, әгәр теләсә, үз милләтенә шактый файда китерә алыр иде. Шушы “милләт акылын”, Сезнеңчә, ничек файдаланып була?

Әхмәт Мазһаров чыгыш ясый
Бу бик җитди мәсьәлә, Татарстан фәннәр академиясе моның белән бик тыгыз шөгыльләнә. Моннан өч ел элек без Татар конгрессы белән берлектә татар галимнәренең беренче дөнья форумын оештырдык. Ул бик зур һәм уңышлы чара булды. Анда Рәшит Сюняев, Роберт Нигматуллин, Камил Вәлиев кебек мәшһүр галимнәребез катнашты. Рәшит Сюняев астрофизика фәне, дөньяның килеп чыгышы турында искитмәле кызыклы лекция укыды. Аны бу чыгышын дәүләт шурасында кабатлап укырга чакырдылар.

Менә шул форумда оешманың низамнамәсе төзелде. Бар дөньядан татар галимнәре өч елга бер Татарстан фәннәр академиясенә җыелып, республикага ничек итеп ярдәм итү турында фикер алышачак. Бу бер, икенче яктан, сәләтле татар балаларын җыеп, Казанга алып килеп укытырга, аларга киләчәктә зур галим булырга ярдәм итү. Татарстан күләмендә бу эшне «Сәләт» хәрәкәте алып бара. Безнең бурычыбыз – бу эшне дөнья күләмендә башкару.

Әйтик, хәзер бездә Кытайдан, Шәркый Төркестаннан балалар укый. Күптән түгел монда Синҗан университеты профессоры Абдулла Аббас булып китте, биология өлкәсендә танылган галим. Академиябезнең биология фәннәре бүлеге аны әгъза итеп алырга тәкъдим итте. Бу мәсьәлә 25 май көнне үтәчәк утырышта каралачак.

Ягъни, бу эш ике юнәлештә алып барыла. Берьяктан, танылган татар галимнәре монда килеп лекцияләр укый, тәҗрибә белән уртаклаша. Икенче яктан, без үзебез читтәге татар балаларын монда китереп укытабыз, белем бирәбез.

Фәннең, чынлап та, милләте юк, галим ачыш ясаганда үзенең милләте турында уйламый. Ләкин ахыр чиктә һәр галим үз халкының патриоты булырга тиеш, үзенең казанышларын халкына, иленә тапшырырыга тиеш.

«Сәләт-Прага» мәктәбе укучылары


Милләт мәсьәләсенә кагылганбыз икән, шушы елның октябрь аенда үтәчәк җанисәп турында да фикерегезне беләсе иде. Азатлык форумында бу хакта кызу бәхәсләр бара. Әйтик, Башкортстан татарлары аларны бу юлы да “дөрес санамаслар” дигән борчылу белдерә. Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?

Узган җанисәп вакытында Мәскәүдән татарларны бүлгәләү турында хәбәрләр килә башлагач мин аптырап карап тордым. Керәшеннәр аерым, ногайлар аерым, тегеләр аерым, болар аерым, имеш. Бу инде фәнгә каршы булган нәрсә. Мәшһүр академигыбыз Әбрар ага Калимуллин, тырышып тикшерсәң дөньяда eгерме миллион татар яши, дип әйтә иде. Мин үзем сигез миллион чамасы дим, башкалар җиде, җиде ярым, ди.

Табигый фәннәр өлкәсендә эшләүчеләргә, физикларга, математикларга, монда проблем юк шикелле. Һуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүчеләр исә бик күп проблем таба. Минемчә, бу ваклау, аерулар фәнгә каршы гамәлләр.

Әхмәт Мазһаров Азатлык радиосында
Татар-башкорт мәсьәләсенә килгәндә, мин аларны бер халык дип саныйм – бер тел, бер мәдәният, бер үк җырлар җырлыйлар. Мин гомер буе Башкортстанда эшләдем, анда бик күп дусларым бар. Андый проблем турында ишеткәч, башыма сыймады. Күрәсең, аны кайбер сәясмәннәр, һуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр уйлап чыгарган. Бу – уйдырма проблема.

Безнең академиядә караш шул – без бер халык, безнең бер мәдәният, бер тарих, без бергәләп эш итәргә тиеш. Башкортстан фәннәр академиясен биш ел җитәкләгән академик Роберт Нигматуллин да шул карашта иде. Ул бер шулай әйтте: Татарлар һәм башкортлар иң якын халыклар, читтән йогынты булмаса, алар күптән берләшкән булыр иде. Ләкин кемгәдер аларны аеру кирәк.

Галимнәрнең үзләренең дә гаебе бар. Татар һәм башкорт телләрендә иң зур аерма грамматикада булып чыкты. Ә бит грамматиканы кешеләр, галимнәр яза. Ике грамматиканы якынайту урынына, алар аны, киресенчә, аерырга тырышкан. Минемчә, галимнәр бу ике грамматиканы якынайту турында уйларга тиеш. Шунда безнең бердәмлек тә булыр. Бераз аерыма булу куркыныч түгел, киресенчә, бу халыкның байлыгы дигән сүз. Әйтик, безнең Чүпрәле татарлары Арча татарларыннан аерылып тора. Аңа карап, без аларны аермыйбыз бит, алар безнең рухи байлыгыбыз.

Галимнәр бу өлкәдә үрнәк күрсәтергә тиеш. Әйтик, Башкортстан академиясе, академик Илһамов белән машина төзү тармагында уртак проектыбыз бар. Тел галимнәре дә үзара эшләр алып бара. Менә шушы юнәлештә барыбыз да тырышып эшләсәк, биш-алты елдан ул бәхәсләр бетәчәк.

Минемчә, татарның башкортка, башкортның татарга әйләнүендә зур зарар юк, ә менә алар башка милләткә, әйтик урыска күчсәләр, аларның юкка чыгуы бар. Гадәттә катнаш никахлы гаиләләрдә балалар ана телен белми. Сирәк чыгармалар бар анысы. Бездә эшләгән Резеда исемле бер татар кызы алман егетенә кияүгә чыкты, хәзер Германиядә яшиләр, ике баласы да татарча белә. Милләтне, телне саклап калуда гаиләнең әһәмияте бик зур.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, ана телен гаиләдә, балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә укытырга кирәк дигән иде. Ягъни, ана телендә укытуны дүртенче сыйныф белән чикләү турында сүз бара. Сезнең бу концепциягә карашыгыз нинди?

Безнең элекке президент белән бу турыда берничә тапкыр сөйләшкәнебез булды, безнең фикерләр туры килә. Мин үзем җиде сыйныф татарча укыдым, аннары урысча. Аллага шөкер, Габдулла Тукайның матур шигырьләрен әле дә яттан беләм. Минемчә, бала менә шул җиде сыйныфны ана телендә укыса, ул аны мәңге онытмый. Дүрт сыйныф бәлки азрактыр, җиде сыйныф яхшырак булыр иде.

Урта белем, югары белемгә килгәндә, әгәр без татар балаларын дөнья күләмендә эшләрлек итеп укытырга теләсәк, хәзер инде урыс теленең дә кирәге юк, инглиз телендә укытырга кирәк.

Төркияне генә алыйк, 70 миллионлап халкы, үз теле, дәүләте бар. Шул ук вакытта, ике университетның берсе инглиз телендә укыта. Малайзиядә дә шул ук хәл, анда инде уку йортларының 80% инглиз телендә укыта.

Үземнең мисал, 1960нчы елларда советлар берлегендә тел өйрәнергә ихтыяҗ юк иде. Американнар белән эшли башлагач, 55 яшемдә инглиз телен өйрәнергә туры килде. Бик авыр, телне яшь вакытта өйрәнергә кирәк. Иртәрәк өйрәнгән булсам, эшем күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Химия өлкәсендә проблем юк, сөйләшәм, ләкин фәлсәфи бәхәсләрдә инде булмый. Шуңа күрә, кызларны-егетләрне инглиз телендә укытырга кирәк.

Бер яктан шулай. Ләкин икенче яктан, ана телендә белем бирүне ниндидер бер сыйныф (дүртенчеме, җиденчеме) белән чикләү дөрес микән, әгәр тел яшәешнең һәр тармагында кулланылмый икән, аның киләчәге бармы, дигән сорау туа. Башкача әйткәндә, әгәр син диссертацияңне татар телендә яклый алмыйсың икән, татар телендә югары белем алу нигә кирәк? Әгәр югары белем ала алмыйсың икән, татар телендә урта белем нигә кирәк? Урта белем алып булмаса, башлангыч мәктәптә, балалар бакчасында татар телен укытуның мәгънәсе бармы? Тел сакланып калсын өчен, ул мәгариф системының һәр баскычында урын алырга тиеш түгелме?

Бик дөрес сорау бирәсез. Моңа кадәр мин табигый фәннәр турында, математиклар, физиклар, химиклар турында сөйләдем. Һуманитар фәннәр өлкәсендә укучылар өчен бөтенләй башка програм булырга тиеш. Татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүче бердән-бер институтлар алар бездә. Аларны киңәйтергә, үстерергә кирәк.

Ягъни, бу мәсьәләне кулга кылыч алып түгел, уйлап хәл итәргә кирәк. Сәләтле татар балаларына һуманитар өлкәдә белем алу мөмкинлеге тудырырга кирәк. Татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүче студентлар өчен ул факультетлар сакланып калырга тиеш. Шагыйрьләр, язучылар туа торган чишмәләр кипмәсен. Һуманитарлар өчен аерым програм булырга тиеш. Аларны дүртенче йә җиденче сыйныфта кисәргә ярамый.

Математикларга, физикларга бу кисү куркыныч түгел. Табигый фәннәргә сәләте булган балага дүрт-җиде ел татар телен, әдәбиятын, тарихын укытсаң, ул аны зур галим булгач та онытмаячак. Бала чакта кереп калган моңнар алар күңел кылларын олыгайгач та селкетә.

Югары математиканы татарча укытуга килгәндә, татар телен үстерү өчен ярар иде ул. Ләкин телибезме-теләмибезме, дөньяда инглиз теле алга чыкты. Дөньяның икенче икътисады, бер миллиардтан артык кытайлар математика, физиканы инглизчә укый. Безгә дә аларның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.

Әхмәт әфәнде, шушы әңгәмәгә вакыт тапкан өчен зур рәхмәт Сезгә.
XS
SM
MD
LG