Әлеге хәл исә Русиянең Грузиянең низаклы Абхазия һәм көньяк Осетия төбәге белән бәйләнешләрне арттырам дигәндә, Мәскәү белән Тифлис арасында элек тә булган киeренкелекне хәтерләтә.
Грузия саклану министрлыгы кичә, читтән идарә ителгән очкыч эченә урнаштырылган бер камера аша төшерелгән видеода Русия сугыш очкычының әлегә очкычка якынаeп аны ракета белән шартлатуын күрсәткән бер видео язма чыгарды.
Абхазия рәсмиләре асылда әлеге очкычның төшерелүендә җәваплылыкны үз өстенә алып, очкыч калдыкларының соныннан Абхазия җирлегенә үзләре тарафыннаң күчерелүен рәсми буларак ачыклаган иде.
Ләкин башта Грузия рәсмиләре очкычнын төшерелүен инкарь итте. Ләкин соныннан очкычның Русия тарафыннаң бәреп төшерелүен дәгьвә итә башлады.
Бу вакыйгадан соң Грузия президенты Михаил Саакашвили телевидениеде ясаган чыгышында, Русия президенты Владимир Путингә, Русияне Грузиягә каршы һөҗүмнәрен туктатырга чакырган белдерү ясавы турында сөйләде.
“Әлеге һөҗүм БМО кысаларында явуз бер хәрәкәт. Бәйсез бер дәүләт канунсыз, явузларча халыкара тәртипне бозып башка бер дәүләт тарафыннаң бомбалана, бу халыкара тәртипне танымыйча ясалган бер һөҗүм”
Кремлин исә гаeпләүне инкяр итә. Русия һава көчләре хәрби рәсмиләре, ул көнне көньяк Русия чикләренә бер нинди очкычның җибәрелмәве турында белдерә.
Абхазия төбәгендә Русия тынычлык саклаү көчләренең хезмәт итүе Тифлистә зур ризасызлык тудыра. Грузия ягы әлеге һөҗүмнең Русияле тынычлык саклаү көчләренең төбәктән китеп алар урнына халыкара көчләрнең урнаштырыу кирәклелеген, тагын бер кат күрсәтүе турында сөйли. Әлеге фикерләр белән, Грузия парламентында иминлек һәм саклану комитеты башлыгы Таргамедзе, радиобызга биргән әңгәмәсендә болай сөйләде:
“Русия безгә тагын бер кат, әлеге вакыйга аша аның төбәктәге низак тарафдары булуын – шунын өчен аның тынычлык саклаү вазифасында калуынын мәгьнәсез булуын дөньяга күрсәтү өчен, бер мөмкинчелек тудырды. Шулай ук хәзер без инде Русия көчләре урнына яңа халыкара көчләр урнаштыру турындагы мәсьәләне хәл итү өчен чаралар башларга тиeшбез.”
Бу хәл былтыр булган вакыйганы хәтерләтә. Исегездәдер, узган eлны Грузия, Русияне үз һава киңлегенә кергән ике сугыш очкычының Грузия идарәсендә булган бер авыл чигенә ракета җибәрүдә гаeпләп чыккан иде. Мәскәү әлеге гаeпләүне кире какты. Халыкара тикшеренү төркемнәренең нәтиҗәләре исә әлеге гаeпләүне көчләндерер дәрәҗәдә иде.
Мәскәү белән Грузия арасындагы шушы сүз талашына, Вашиңтон һәм БМОдан кисәтү килде.
БМО секретары сүзчесе Мишел Монтас, БМОның Грузиядәге хәлләрне күзәтү вәкилләренең Абхаз һәм Грузин рәсмиләре дәгьвә иткәнчә низаклар булган төбәктә канунсыз хәрби база төзү турында кулларында дәлилләре булмавын белдерде.
Монтас мондый гаeпләүләр хәлләрне тагын да тотрыксызлыкка этәрәчәк дип кисәтеп, ике тарафны да бу гамәлләрен туктатырга чакырды.
АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Том Kасей исә Грузиянең бөтенлеген яклап, ике тарафны да низакны чишү юлында тыныч чараларга мөраҗәгать итәргә чакырды:
"Без бу хәлгә бик борчылабыз. Мәгьлүм булганча моннан елек тә ике тарафны котыртырлык вакыйгалар булган иде. Без мондый очракларның тагын кабатлануын яисә ике күрше ил арасында киeренкелекнең арттырачак хәлләрнең кабатлануын теләмибез. Без ике арада яхшы мөнәсәбәтләренң булуынa өмет итәбез”
Русия белән Грузия арасында очкыч низагы (видео)