Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп җәдвәле: Русия төбәкләрендә татарлар саны


2010 елның 14-25 октябрь көннәрендә Русиядә халык санын алу үтәчәк. 2002 елда үткән җанисәп шактый күп сораулар тудырган иде. Кайбер төбәкләрдә, беренче чиратта Башкортстанда, татарлар саны махсус рәвештә киметелгән, дигән фикерләр әйтелде. Азатлык форумнарына килгән фикерләргә караганда, быелгы җанисәп тә киеренке булырга ошаган. Татарлар саны янә киметелмәсме, дигән борчулар әйтелә.

Менә шуларны искә алып без Русиядәге татарларны төбәкләп барлап карарга булдык. Сезнең игътибарга "Русия төбәкләрендә татарлар саны" дигән җәдвәл тәкъдим итәбез. Анда 1989 һәм 2002 еллардагы җанисәп нәтиҗәләре китерелә. Шул ике җанисәп арасында татарларның һәр төбәктә күпмегә артканы яисә кимегәне саналган.

Җәдвәлдән күренгәнчә, татарлар кимегән төбәкләр бер Башкортстан белән генә чикләнми. Мисал өчен, Чиләбе өлкәсендә алар -8,7%, Свердловски өлкәсендә -8,5%, Пермь өлкәсендә -9,2%-ка кимегән. Кемерово, Иркутски өлкәләрендә, Красноярски, Приморье, Хабаровски крайларында, Коми, Саха республикаларында кимү процентлары тагы да зуррак.

Моның сәбәбе нәрсәдә? Киләсе җанисәптә Русиядә татарлар саны артырмы, кимерме? Кайсы төбәктә артыр, кайсында кимер? Сезне шул хакта фикер алышырга чакырабыз. Шулай итеп, 1989 һәм 2010 елларда татарлар саны һәм аларның арту/кимү дәрәҗәсе:


Төбәкләр (*)

1989 ел

җанисәбе

2002 ел

җанисәбе

aрту / кимү

(саннарда)

арту / кимү (%-ларда)

1. Татарстан

1 765 404

2 000 116

234 712

13,30

2. Башкортстан

1 120 702

990 702

-130 000

-11,60

3. Чиләбе өлкәсе

224 605

205 087

-19 518

-8,69

4. Ульяновски өлкәсе

159 093

168 766

9 673

6,08

5. Свердловски өлкәсе

183 781

168 143

-15 638

-8,50

6. Мәскәү шәһәре

157 376

166 083

8 707

5,53

7. Оренбург өлкәсе

158 564

165 967

7 403

4,67

8. Пермь өлкәсе

150 460

136 597

-13 863

-9,21

9. Самара өлкәсе

115 280

127 931

12 651

10,97

10. Удмуртия

110 347

109 218

-1 129

-1,02

11. Ханты-Манси

97 689

107 637

9 948

10,18

12. Төмән өлкәсе (**)

103 303

106 981

3 678

3,56

13. Пенза өлкәсе

81 307

86 805

5 498

6,76

14. Әстерхан өлкәсе

71 655

70 590

-1 065

-1,49

15. Сарытау өлкәсе

52 867

57 577

4 710

8,90

16. Мәскәү өлкәсе

51 059

52 851

1 792

3,50

17. Кемерово өлкәсе

63 116

51 030

-12 086

-19,15

18. Түбән Новгород өлкәсе

58 603

50 609

-7 994

-13,64

19. Омски өлкәсе

49 784

47 796

-1 988

-3,99

20. Мордовия

47 328

46 261

-1 067

-2,25

21. Красноярски крае

54 052

44 382

-9 670

-17,89

22. Киров өлкәсе

45 666

43 415

-2 251

-4,92

23. Мари Иле

43 747

43 377

-370

-0,85

24.Чуашстан

35 689

36 379

690

1,93

25. Санкт-Петербург

43 997

35 553

-8 444

-19,20

26. Иркутски өлкәсе

39 609

31 068

-8 541

-21,56

27. Волгоград өлкәсе

25 973

28 641

2 668

10,27

28. Новосибирски өлкәсе

29 428

27 874

-1 554

-5,28

29. Ямал-Ненец округы

26 431

27 734

1 303

4,93

30. Краснодар крае (***)

17 213

25 589

8 376

48,66

31. Курган өлкәсе

22 567

20 899

-1 668

-7,39

32. Томски өлкәсе

20 812

20 145

-667

-3,20

33. Ростов өлкәсе

17 132

17 866

734

4,28

34. Коми республикасы

25 980

15 680

-10 300

-39,65

35. Приморье крае

20 211

14 549

-5 662

-28,01

36. Ставрополь крае

12 951

12 988

37

0,29

37. Хабаровски крае

17 591

10 972

-6 619

-37,63

38. Саха-Якутия

17 415

10 768

-6 647

-38,17

Бар Русиядә

5 543 371

5 554 601

11 230

0,20

(*) Татарлар саны 10 меңнән дә ким булмаган төбәкләр алынды

(**) Ханты-Манси (107 637) һәм Ямал-Ненец округы (27 734) кермәгән

(***) 1989 елда кырымтатарлары белән бергә санап 34 443 булган

XS
SM
MD
LG