Accessibility links

"Төркиянең кыйбласы Европа"


Төркия тышкы эшләр министры Даутоглы алман хезмәттәше Вестервелле белән
Төркия тышкы эшләр министры Даутоглы алман хезмәттәше Вестервелле белән

Соңгы айларда Төркиянең тышкы сәясәтенә карата төрле бәхәсләр яңгыраганда, Европа сәясәтчеләре Төркиягә килеп, илнең Европа белән стратегик бәйләнешен сакларга тырыша. Британия премьеры белән Германия тышкы эшләр министры бу атнада Анкарада булды.

Бу атнада Төркиягә килгән Британия премьеры Дэвид Камерон, Төркиянең Европа берлегенә әгъзалыгын якларга вәгъдә иткәндә, Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле Төркиянең сәяси юнәлешнең Европа булуын әйтте.

Вазифага килгәннән бирле Германия тышкы эшләр министры Вестервелле Германиянең Төркия белән мөнәсәбәтләренә әһәмият бирә. Анкараның Европа Берлегенә әгъзалыгын яклавын бу юлы ул төрек телендә әйтте. "Төркиянең юнәлеше Европа", диде ул.

Шул ук вакытта премьер ярдәмчесе вазифаларын башкарган Вестервелле, Төркияне алга куйган бурычларын үтәргә чакырды. Алман хөкүмәте Төркиянең тулы әгъзалыгына карата салкын карашта торса да, тышкы эшләр министры Вестервелле Төркиянең әгъзалыгын җитди яклый.

Германия тышкы эшләр министры Вестервелле, стратегик яктан әһәмияте арта барган Төркиянең Европа Берлегенә күбрәк якын булуына игътибар юнәлдерүен әйтеп, "Төркиянең соңгы дәвердә ирешкән уңышларына хөрмәт белән күзәтүен", әйтте.

"Ике як арасындагы бәйләнешләрне арттыру һәм Төркиянең Берлеккә якынаюына зур әһәмият күрсәтәбез, бу безнең мәнфәгатебезгә туры килә", диде Вестервелле.

Төркия тышкы эшләр министры да Берлеккә әгъзалык процессында Төркияне яклаган өчен Вестервеллегә рәхмәт әйтте.

Төркиянең берлеккә әгъзалыгы алдында иң зур киртәләрнең берсе булып Кыбрыс мәсьәләсе тора. Даутоглу, грек ягы белән сөйләшкән көнбатыш илләренең төрек ягы белән киңәшләшүен телибез дип әйтте. Давутоглу бер-берсе белән шактый якын мөнәсәбәттә булган ике илнең күбрәк стратегик мөнәсәбәттә торырга тиешлегенә басым ясады.

"Шатлыклар уртак"


Озак еллардан бирле якын мөнәсәбәттә торган Төркия белән Германиянең кайвакыт шатлыкларны да уртак була. Моның иң соңгы мисалы дөнья чемпионатында күрелде. Германиянең уеннарны җиңүендә такымдагы төрек уенчыларның ярдәме зур булды.

Даутоглу, "Футболда булган кебек ук, дипломатиядә дә Германиянең уңышы безнең уңышыбыз, безнең уңышыбыз Германиянең уңышы", диде.

Даутоглу Кыбрыс мәсьәләсен чишү өчен Британия һәм Германиянең күрсәткән яклавының зур әһәмияткә ия булуына басым ясый.

Соңгы вакытта Төркиянең визаларны бетерү юлында күргән тырышлыкларын Вестервеллегә аңлаткан Даутоглу, Европа Берлегенең кайбер Балкан илләренә виза режимын җиңеләйтү адымын бик хуплап каршы алуын әйтте. Ләкин ул моңа өстәп, Төркияне бу тырышлыклардан читтә калдыруның инде бер нинди кануни нигезе калмавын" белдерде.

Журналистларның Иранның атом програмына карата сораган соравына, Тышкы эшләр министры, кризисның дипломатия аша чишелүе мәсьәләсендә Европа Берлеге белән Төркия арасында фикер аермалыгы булмавын әйтте. Вестервелле Иранга булган чикләүләрнең бу илнең сөйләшүгә тарту максатында юнәлдерүен әйтте.
XS
SM
MD
LG