Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Акылыбыз җитә, акча кирәк иде”


Татар телендә югары техник белем биргән сирәк уку йортларының берсе федераль тикшеренү университеты дәрәҗәсен алды. Казан Дәүләт технология университеты кыйбатлы җиһазлар алырга һәм укытучыларның белемен камилләштерергә өмет итә. Татарстанның төп кереме булган нефть сәнәгатендә эшләүчеләрнең татарча белүе файда гына китерә, ди проректор И.Абдуллин.

Русиядә югары уку йортлары үсеше программасы нигезендә оештырылган бәйгедә җиңүчеләр арасында быел Казан Дәүләт технология университеты да бар. Финалга чыккан 32 югары уку йортыннан федераль тикшеренү университеты статусы 15 уку йортына бирелгән.

“Бу безне химия-технология өлкәсендә сыйфатлы югары белем бирүче уку йорты итеп тану, безнең өчен бу зур шатлык”, диде университет ректорының мәгариф, фән һәм сәнәгать эшләре урынбасары Илнур Абдуллин.

Уку йорты быел үзенең 120 еллыгын билгели. Башта махсус урта белем биргән техникум буларак оештырылган бу уку йорты инде 80 ел химия һәм технологияләр өлкәсендә югары белем бирә.

Дәрәҗә акча китерәчәк

Федераль тикшеренү университеты дәрәҗәсе белән уку йортына Мәскәүдән зур күләмдә акчалар киләчәк. Аларны уку йорты үсешенә - тикшеренү өчен иң заманча җиһазлар алу, биналарны төзекләндерү һәм укытучыларның белемен камилләштерүгә тоту планлаштырыла.

Казан технология университеты - татар телендә югары техник белем биргән сирәк уку йортларының берсе. Бүгенге көндә Компрессорлар төзү һәм Нефть факультетларына алынган студентларның яртысы керү имтиханын татарча биреп дипломны татар телендә яклап чыга ала.

Илнур Абдуллин

“Без рус халкын да яратабыз, үз телебезне дә яратабыз. Нефть чыккан урыннарда мастер егетләр белән татарча сөйләшсә эш тә әйбәтрәк китәчәк, матур итеп. Аның бит мәгънәсе шунда – эшне яхшы итеп оештыру”, ди Илнур әфәнде Абдуллин.

Университет җитәкчесенең мәгариф, фән һәм сәнәгать эшләре урынбасары Илнур Абдуллин Мәскәү Казан уку йортына акча биреп татарча укытуны кыскартыр, дигән борчылу була да алмый, ди.

Казан Дәүләт технология университетында 300ләп фән докторы, меңләп кандидат һәм доцентлар эшли, 28 меңләп студент укый.

XS
SM
MD
LG