Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азык-төлеккә акча җитми


БМО дөньяда ачлык дәрәҗәсенә җиткән кешеләр санының 1 миллиардка җитүен ачыклады, ачлык соңгы 40 елда иң югары дәрәҗәгә җиттe.

Дөньяда якынча 1 миллиард кеше ашамлык алырга көче җитми. БМО хисабына караганда, 1970 елдан бирле ачлык чигенә җиткән кешеләр саны быел күпкә арткан.

БМО миллениум планында 2000 елдан башлап 2015 елгача кешеләрне хәерчелектән коткару максатын куйган иде. Ләкин соңгы нәтиҗәләрдән соң бу план мәзәк кебек тоела.

Ашамлык вә авыл хуҗалыгы оешмасы һәм Дөнья ашамлык програмы тарафыннан чыгарылган соңгы хисапта, әлеге күрсәткечнең кинәт артуы глобаль икътисади кризис белән аңлатыла. Ләкин хисапта соңгы елларда ачлык дәрәҗәсе әкренләп, ләкин дәвамлы арта диелә.

Халыкара ярдәм оешмалары сәхра тирәсе илләрендә һәм Нигерияда гына да яңгыр әз булу сәбәпле, 2 миллион 600 мең кешенең ачлык дәрәҗәсенә җитүен кисәтә. Яңгырлар булмавы илдәге игенчелекне бетергән.

Авыл хуҗалыгы Vs. ашамлык бәяләре

БМО ашамлык һәм авыл хуҗалыгы оешмасы икътисадчысы Давид Дәү, тәрәккыять юлындагы илләрдә игенчелек өлкәсендә инвестицияне арттырырга чакыра.

"Ярлы илләрдә халык күпчелек акчасын азык-төлеккә тота. Ашамлыкны сатып алу өчен аның бәясе түбән булырга тиеш. Ашамлык бәяләрең киметү исә, авыл хуҗалыгын үстерү белән мөмкин булачак", дигәндә карашта тора.

Авыл хуҗалыгына ярдәм һәм хосусый иганәчелек 1980 елдан башлап шактый кимеде. 1980 елда иганәче илләрдән җыелган акчаның 17 проценты авыл хуҗалыгына тотылса, 2006 елда бу сан якынча 4 процентка калды.

Дәү, күптән түгел дөньяда ашамлык бәяләренең артып китүе, авыл хуҗалыгына булган иганәчелекнең кимеүенә бәйле, ди. Ашамлык белгече Грейн Малони, Сомалидә 6 кешелек бер гаилә, мисал өчен, моннан 18 ай элек ай дәвамында туклану өчен 92 доллар тотса, әзер 171 доллар түләргә тиеш, ди. Әлеге аерма ашамлык бәяләренең кискен артуы белән бәйле.

Авыл хуҗалыгына игътибар кимеде

Дәү, 1970-80 елларда авыл хуҗалыгына инвестицияләрнең югары булуын искә төшерә.

Әгәр фаразланганча, 2050 елга кадәр дөнья халкы саны 9 миллиардка җитсә, ашамлык җитештерү күләмен хәзердән үк кимендә 70%ка арттыру зарур.

1960 елларда авыл хуҗалыгына кертелгән ашлама һәм яңа технологияләр җитештерү күләмен арттыруга ярдәм итте. Ләкин хәзерге вакытта бу өлкәдә яңарышлар бик сирәк.

Моннан кала белгечләр су чыганакларының кимүен, уңдырышлы җирләрнең көннән-көн бетә баруы әйтә.
XS
SM
MD
LG