Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аэрофлот" Казанда җитештерелгән 11 Ту-214 очкычын сатып алачак


Әмма Ту-214не "Аэрофлот" теләгәнчә үзгәртүләре бар. Аерым алганда хәзерге Ту-214ләрнең кабинасы өч кешегә: ике пилот һәм бортинженерга каралган. Чит илләрнең очкычларында бортинженерлар өчен урын каралмаган. "Аэрофлот" та ике пилот булса җитә ди. 2010 елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде.

Якындагы еларда "Ростех" "Аэрофлот" һава ширкәтенә Казанның Горбунов исемендәге авиация заводында җитештерелгән 11 Ту-214 очкычын сатачак. Дәүләт корпорацияләре ныклы килешүләр төзегән. Бу хакта РБК белән әңгәмәсендә "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов әйткән. Аерым алганда "Аэрофлот" таләпләренә туры китереп очкычларның кабиналарын үзгәртәчәкләр диелә.

"Кайчан тапшырылачак - вакытын сөйләшәбез. Алар, әлбәттә, киләчәктә тагын алырга тели. Шул ук вакытта очкычларга үзгәрешләр кертелүен телиләр - хәзерге вакытта алар өч экипаж әгъзасына каралган, аларда ике экипаж әгъзасы гына булырлык итеп үзгәртүне сорыйлар. Без хәзер шушы юнәлештә эшлибез", дигән Чемезов.

Төп проблем - Ту-214 очкычларының, әйтик, Boeing очкычларыннан аермалы буларак өч экипаж эгъзасына каралган булуы. Ике пилоттан тыш Ту-214тә бортинженер да булырга тиеш, ул очкычтагы төрле системнарны контрольдә тота. Чит ил очкычларында бортинженерлар күптән юк. Казан заводы да Ту-214нең кабиналарын шулай үзгәртер дип фаразлана.

2010нчы елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде. Казан авиация заводы чит илләрнең Airbus һәм Boeing җитештерүчеләре белән көндәшлекне күтәрә алмады. Бортинженерларның "артык" булуы аркасында гына түгел, ягулыкны күп якканга да. Аннан соң чит илләрнең лизинг ширкәтләре очкычларны отышлырак ставка белән сатты. Хәзер исә Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә чикләүләр кертелде һәм Русиянең һава ширкәтләре илдә җитештерелгән очкычларга канәгать булырга мәҗбүр.

  • Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы Русия һава ширкәтләренә Ту-214 юлчы очкычларын быел ук җитештереп тапшыра башламакчы. Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксына.
  • Былтыр җәй Русия президенты Владимир Путин карары белән Казан авиация заводына Русия дәүләт байлыгы фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп биреләчәге хәбәр ителде. 2025 елга Казан заводы елына 10 Ту-214 очкычын чыгара башларга тиеш, дип искәртте Русия премьер-министры Михаил Мишустин. "Бу модельнең төп өстенлеге — ул тулысынча русия детальләре белән, шул исәптән ПС-90А русия моторы белән ясалачак", диде ул.
  • Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе баш мөдире Юрий Слюсарь Казанның Ту-214 очкычларына кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Ту-214нең яңа нәселен – кыскартылганрак төрен һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясау мәсьәләсе карала.
  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
  • Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG