Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган сайлавы икенче турга калырмы?


АКШтагы Әфганстан илчесе Сагид Тайип Җәвад, сайлауда хәрәмләшү турында шикаятьләр булу сәбәпле, илдә икенче тур сайлау булуы ихтимал, дип белдерде.

Американ тынычлык институтында чыгыш ясаган илче, сайлауда икенче тур булырга мөмкин диде. Сайлау комиссиясе бернинди махсус белдерү ясамады, шулай да, әгәр икенче тапкыр сайлау була калса, ил моңа яхшы әзерләнергә тиеш, диде.

20 августта булган президент сайлавы нәтиҗәләре рәсми игълан ителмәде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Хамит Карзаи тавышларның 54 %ын алуы хәбәр ителә. Оппозиция һәм күзәтүчеләр исә сайлауда хәрәмләшү булуын алга сөрә.

Cайлауларда 200дән артык канун бозу очрагы

Әфганстан хакимияте берьяктан арта барган иминлек проблемы белән көрәшкәндә, икенче яктан, сайлауда хәрәмләшү булу турында гаепләү һәм шикаятьләргә дучар булды.

Әфганстанда үткән президент сайлауларында йөзләрчә канун бозу очрагы турында шикаять белдерелде. Президент Карзаи хакимияте мондый гаепләүләрне кире кага. Ләкин ил эчендәге ризасызлыкка, тышкы тәнкыйтьләр дә өстәлде.

Әфганстанда үткән президент һәм җирле сайлауларда 225-дән артык канун бозу очрагы турында рәсми шикаять тапшырылуы билгеле.

Сайлау канунын бозу очраклары сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин.

Оппозиция, сайлау тартмаларындагы бюльлетеннәрне алыштырудан алып, сайлаучыларга басым ясау кебек төрле очраклар турында шикаятьләр килүен әйтә.

100-дән артык шикаять

Президент сайлауда хакимияттәге Хәмит Карзаиның төп көндәше булган Габдулла Габдулла, үз төркеменең хәрәмләшүләр турында 100-дән артык шикаять әзерләвен белдерде.

“Мин сайлауда зур хәрәмләшү очрагы булуы турында белдердем. Хәрәмләшү сайлаулар нәтиҗәләренә тәэсир итәргә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый. Сайлау процессы өчен бу хәлиткеч нәрсә. Сайлау нәтиҗәләре Әфганстан халкының киләчәктә яхшырак тормышка өмете өчен дә бик мөһим”, диде Габдулла.

Сайлауның узуы өчен башта илдә иминлек урнаштыру шарт. Мәгълүм булганча, беренче тур сайлауга әзерлек 3-4 ай элек башланган иде. Анда зур иминлек чаралары күрелгән иде. Ләкин соңгы көннәрдә илдәге иминлек шактый киеренке. Һөҗүмнәр арта бара.
XS
SM
MD
LG