Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Агентство»: Русиядә мәхкәмәләр сәяси эшләрдә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган


Психиатрия хастаханәсе. Иллюстратив фото
Психиатрия хастаханәсе. Иллюстратив фото

2023 елда мондый карарлар санының кинәт артуы - мәхкәмәләрнең 2022 елда сугышка каршы булучыларга ачылган җинаять эшләренә карар чыгарулары белән бәйле.

2023 елда Русия мәхкәмәләре 2021 һәм 2022 елга караганда сәяси җинаять эшләрендә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган. Нибары ел ярым эчендә мәхкәмәләр шундый 33 карар чыгарган.

Бу хакта хокук яклау оешмалары белешмәләренә таянып "Агентство" яза.

2020 елга кадәр елына өч кешене мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр, 2021 елда - 7 кешене, 2022 елда кабат өч кеше булган. Шул ук вакытта 2023 елда мәхкәмәләр шундый 25 карар чыгарган, ә 2024 елның беренче айларында - сигез карар.

2023 елда мондый карарлар санының кинәт артуы - мәхкәмәләрнең 2022 елда сугышка каршы булучыларга ачылган җинаять эшләренә карар чыгарулары белән бәйле, дип сөйләгән басмага "ОВД-Инфо" матбугат сәркатибе Дмитрий Анисимов. Хокук яклаучылар бу саннар тулы булмаска да мөмкин дип искәртә.

Тулаем алганда 2018-2023 елларда "экстремизм" турындагы маддәләр, "террорчылыкны аклау", гаскәрне "кимсетү", гаскәр турында "фейклар" тарату кебек маддәләр нигезендә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга җибәрү турында 170 карар чыккан.

Мәхкәмә статистикасына карап кайда чынлап та авыручылар турында сүз бара, ә кайсысы - репрессия икәнен аерып булмый, дип искәртә басма.

  • Күптән түгел Мәскәүдә "Булмасын сугыш" дип кычкырган Динис Хәмидуллинны психиатрия хастаханәсенә япканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG