Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Урал Байбулатов "Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнарын берләшергә чакырды


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

 Байбулатов "координацион яклау үзәге" оештырырга тәкъдим итә. Ул бу үзәктә һәр атна саен "Баймак эше"н тикшерү ничек баруы турында матбугат очрашуы уздырырга тәкъдим итә, республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашырга тырышу кирәк ди. "Сезгә бүген сәяси танылу кирәк, сездә ул юк", дип сөйли.

Башкортстанда активист Урал Байбулатов "Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнарын берләшергә чакырды. Кичә ул шул хакта видеомөрәҗәгать чыгарды. Ул бүгенгә сиксәннән артык кешенең тоткарлануын әйтте, аларның саны артырга мөмкин диде.

"Тоткарланганнарның туганнары 17 март көнне аларны иреккә чыгарырлар дип өметләнде. Кыйммәтле вакытны бушка сарыф иттеләр. Аларның кайберләре белән шәхсән сөйләшкән вакытта мин 17 мартка кадәр ике ай — ул тикшерү эшләренә китә торган вакыт, 17 мартта сезнең туганнарыгызны беркем дә чыгармаячак, дип әйттем. Кабатлап әйтәм: сез көттегез һәм кыйммәтле вакытны бушка уздырдыгыз. Әмма бүген үзегезне кулга алып, акыллы эш итә башламасагыз, бу эшнең яхшы төгәлләнүе ихтималы аз", дип сөйли ул.

Байбулатов "координацион яклау үзәге" оештырырга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә бу "бердәм яклау тактикаларын уйлап табу өчен кирәк". "Сезгә бүген сәяси танылу кирәк, сездә ул юк", дип сөйли активист.

Шулай ук ул тоткарланганнарның туганнары белән адвокатларына Уфада очрашырга, тикшерү комитеты, ФСБ, эчке эшләр министрлыгы вәкилләрен, активистлар һәм журналистларны чакырып түгәрәк өстәл үткәрергә кирәк дип тәкъдим итә. Аның сүзләренчә бу "объкктив мәгълүмат алу өчен коммуникация каналларын җайлап җибәрәчәк".

Урал Байбулатов координацион яклау үзәгендә һәр атна саен "Баймак эше"н тикшерү ничек баруы турында матбугат очрашуы уздырырга тәкъдим итә, республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашырга тырышу кирәк ди.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG